Татарстаннан хаҗга азрак кеше китте

Быел Татарстаннан хаҗга китүчеләр саны узган елга караганда азрак.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 14
Быел Татарстаннан хаҗга китүчеләр саны узган елга караганда азрак.

Узган ел Татарстанга хаҗ кылу өчен 1500 кешелек квота бирелгән булса, быел ул 1200 кешегә бирелде. Моның рәсми сәбәбе Мәккәдәге "Әл-Хәрам" мәчетенең төзекләндерелүе, киңәйтелүе (әлеге мәчетнең эчке ягында Кәгъбатулла урнашкан), шуңа күрә күп кенә илләргә, шул исәптән Россиягә дә хаҗ квоталарының егерме процентка киметелүе дип аңлатылды. Согуд Гарәбстаны үзе өчен дә квоталарны илле процентка киметте.

Быел Татарстаннан хаҗга бару шартлары да узган еллардагыдан аерыла. Хаҗ бәясе быел - 128 йә 138 мең сум тәшкил итә. Очкыч белән Казаннан Җиддә шәһәренә туры барып, Мәдинәдән Казанга туры кайткан очракта - 138 мең, ә инде Җиддәгә туры барып, кире юлда очкыч белән Дубай аша кайткан очракта хаҗ бәясе 128 мең сум дип билгеләнде.

Хаҗга җибәрү эше белән быел Татарстаннан бердәнбер рәсми аккредитацияләнгән хаҗ-оператор шөгыльләнде - Татарстан Диния нәзарәте каршында эшләүче ООО "ТДМ” ("Татарский деловой мир") хаҗ-операторы. Ул 2012 елның кышында эшли башлады, былтыр да хаҗиларны ул җибәрде. "Идел- хаҗ”ның рәсми хаҗ-оператор булып танылмавы турында узган елның җәендә билгеле булды.

Әлеге хаҗ-оператор хаҗ кылырга теләүчеләргә быел махсус "Барысы да кертелгән" дигән программа тәкъдим итте, ул 128 меңгә дә, 138 меңгә дә баручыларга бертөрле. Ягъни шушы хаҗ бәяләренә ашау, яшәү, ирләр өчен ихрам, корбан чалу өчен хайван бәясе дә кертелгән. Хаҗ-операторның рәсми сайтында өстәмә акчаның монда да, Согуд Гарәбстанында да җыелмаячагы хакында хәбәр ителгән иде.

Шул исәптән, яз көне әлеге "ДУМ РТ ХАДЖ” програмы җитәкчесе Руслан Нәфисуллинның Россия федераль миграция хезмәте җитәкчелегенең Татарстан буенча чит ил паспортлар эшләү бүлеге җитәкчесе Ринат Фазылов белән очрашуы нәтиҗәсендә, хаҗиларга документларны җыю, чит ил паспортларын ясату кебек мәшәкатьләрдә ярдәм итү турында килешенгән иде.

Хаҗ кылучылар Татарстаннан Согуд Гарәбстанына 1-8 октябрьләрдә юл тотты. Кайту вакытлары 19 октябрьдән 10 ноябрьга кадәр, дип исәпләнә. Хаҗ кылучыларга юл өчен җайлаштырылган махсус сумкалар, татарча-русча-гарәпчә сүзлек, Вәлиулла Якуповның "Хаҗ һәм гөмрә", "Дога" кебек китаплары, Әхмәтһади Максудиның "Гыйбадәте Исламия" китабы татар һәм рус телләрендә биреп җибәрелде. Быел да хаҗга баручыларның күбесен өлкән яшьтәге кешеләр тәшкил итә.

Хаҗ-операторларга таләпләр кырысланды

Кешеләрне хаҗга җибәрү белән шөгыльләнүче хаҗ-операторлар өчен дә быел үзгәрешләр булды, Согуд Гарәбстаны аларга карата таләпләрне кырыслатты. Нәтиҗәдә, июньнән Россиядәге хаҗ-операторлар яңа кагыйдәләр буенча эшли башлады. Инде июнь башына кадәр үк алар "Ростуризм" каршындагы Бердәм федераль туроператорлар реестрына һәм күчмә туризм буенча ассоциациягә керергә тиеш булды.

Кермәгән очракта, хаҗ-операторларга Согуд Гарәбстаны илчелегеннән аккредитация бирелмәячәк иде. Хаҗ-операторларның Согуд Гарәбстанына бурычлары булса, аларның визалар алуда проблемнары туачак иде. Кагыйдәләр бозылган очракта, аккредитацияне туктату, материалларны хокук саклау органнарына тапшыру каралды дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе