"Кадерле татарстанлылар!
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне милли бәйрәмебез – Сабан туе белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Ул татарларның һәм республикада яшәүче барлык кешенең зарыгып көтеп ала торган яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Күп гасырлар элек барлыкка килгән Сабан туе үзенең милли үзенчәлеген саклап кала алды. Бу бәйрәм тынычлык, игелек һәм үзара ихтирам идеалларының чагылышы. Сабантуй мәйданы дусларны очраштыра, кабатланмас бәйрәм рухы, милли көрәш һәм халык уеннары мохите белән үзенә тарта.
Сабан туенда без беренче чиратта авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтлибез. Нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте бай уңышка нигез сала. Җитештерү тармакларындагы барлык хезмәткәрләрнең, фән, иҗат әһелләренең казанышлары, спортчыларыбызның җиңүләре Татарстанның үсешенә һәм читтә танылуына ярдәм итә.
Тиздән Казан дөньяның спорт һәм студентлар башкаласына әйләнәчәк– биредә XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада узачак. Аның программасына тәүге тапкыр Сабантуйның традицион ярышы - билбаулы көрәшнең кертелүе дә зур мәгънәгә ия. Көрәшчеләр келәмендә дөньяның иң танылган батырлары бил алышачак.
Мәркәзебез Казанда узачак төп Сабан туе Универсиаданың мәдәни программасының бизәге булачак. Ул бөтен дөньяга халкыбызның спорт сөюче рухын, мәдәниятебезнең үзенчәлеген һәм байлыгын күрсәтү өчен яхшы мөмкинлек.
Быелгы бәйрәм күңелләрегездә онытылмас тәэсирләр калдырыр, күтәренке кәеф бүләк итәр, милли гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә яңа этәргеч бирер дип ышанам.
Чын күңелдән саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете һәм муллык телим!”
Чыганак: "Татар-информ"

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!