Бу көннәрдә милләттәшләребез, дин кардәшләребез гаҗәеп рухи тибрәлештә булды. Башта без татар имамнары форумында бөтен чыгышларны тыңлап, Президентыбыз сүзләрен ишетеп, уйландык та, дулкынландык та, сөендек тә.
Аннары хисләр өермәсе «канатында» Болгар җыенына юл алдык. Борынгы бабаларыбыз йөргән сукмаклардан йөрдек, тарихи урыннарны карап хозурландык. Аз гына искән җилдән дә горур тибрәлүче ак әремнәрне, кылганнарны, алма үсентеләрен күрдек, хус исләрен иснәдек. Катлаулы уйлар өермәсе белән «Ак мәчет»кә юл алдык. Мәчет намазын укып, сәхабәләргә, мәңгелеккә күчкән барлык әрвахлар рухына дога кылдык... Аллага шөкер!
Болгарда халыкны Идел буенда беренче тапкыр үткәрелүче чарага – күргәзмәгә чакырдылар.
Икенче көнне без Чувашстандагы Шыгырдан авылына – андагы “Өч сәхабә” мәчетенә киттек. Әлеге гыйбадәтханә күренүгә андагы тирә-юнь нурлар балкышына күмелгәндәй тоелды. Ниһаять, без мәчет ишеге янында. Аннары әкрен генә залга уздык. Гүзәл бер манзара. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.) һәм ислам ядкарьләре урныштырылган күргәзмәгә узабыз. Анда Пәйгамбәрнең шәхси әйберләре, әйтик, чәче куелган иде. Сез фоторәсемнәрдә ул хикмәтләрне күрәсез. Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) кызы Фатыймага биргән тегермән ташы да бар иде анда. Күргәзмәдәге һәр нәрсәне күрү күңелне-җанны ерак гасырларга – Пәйгамбәребез (с. г. в.) яшәгән заманнарга бөтереп алып китте шикелле. Савыт-саба, чаршау, пыяла каплар, Кәгъбәтулла ачкычлары, Кәгъбәтуллага ябылган тукыма кисәге, күргәзмәдәге вазалар үзеннән үзе тарих катламнарына сәяхәткә чакыра сыман. Җан-тән хикмәт дулкынында тибрәлә. Монда иң мөһиме – Пәйгамбәребез (с. г. в.) безләргә изге Коръәнне укырга өйрәнергә, яшәү рәвешебезне гүзәл әхлаклы итәргә чакыра. Бу күргәзмә җанны-тәнне игелекле хикмәтләр белән чорный кебек. Аны караганда сулыш алу тукталгандай тоелды.
Әлеге күргәзмәгә баргач, Мәскәү каласы һәм Чувашстан мөфтие Әлбир хәзрәт Кргановның әнисе Гөлчәчәк ханым белән сөйләшү дә бик күңелле булды. Мөфти Әлбир хәзрәт Кргановка, Чувашстан Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбулловка, әлеге һәр күңелне хәйран итә торган күргәзмәне оештыручыларга Аллаһының рәхмәтләре, күпләгән саваплар яусын!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм» мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык