«Ватаным Татарстан» газетасында (2015 елның 4 нче саны) басылып чыккан “Шарли Эбдо” шаукымы” дигән мәкаләдә зыялыларның ике вәкиле үзләренең фикерләрен язганнар.
Раббым, үзләренә хәерле гыйлемлекләр насыйп әйлә. Башларына зирәк зиһен, камил гакыл, тулы иман бир.
Коръәнгә мөрәҗәгать итик әле. “Бер кеше Аллаһыга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә. Микаилгә дошман булса, ул кеше кяфердер. Аллаһ, әлбәттә, кяферләргә дошмандыр”,-диелә 2 нче сүрәнең 98 нче аятендә.
Син әйт: “Сезнең җаныгызны алырга вәкил ителгән Газраил фәрештә җаныгызны алыр, соңра каберләрегездән кубарылып, Раббыгызга кайтырсыз” (32, 11).
Бу хакта исегездә тотсагыз иде, җәмәгать. Газетада күтәрелгән мәсьәләләр бик җитди. Иман нигезләренә кизәнүне туктатырга кирәк. Шайтан сыбызгысына биеп йөрү – гөнаһ.
Газраил фәрештә хакында мультфильм чыгару уе белән буталып йөрүчеләргә Татарстан Диния нәзарәте, Голәмәләр Шурасы тизрәк җыелып, үзләренең хак сүзләрен әйтерләр әле.
Барыбыз да Аллаһ кушканча, ягъни кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләр насыйп булсын.
“Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия)

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана