Тиздән ураза аена (июньгә) керәбез. Аллага шөкер, милләтебез диннең нигезләрен, кыйммәтләрен тирәннән аңлый бара. Халкыбыз дини йолаларны башкара. Раббыбыз кушканнарны үтәп, хәзер күпләр яшәү максатының кадеренә төшенделәр, намазларын үтәргә тырышалар, уразаны калдырмыйлар.
Казандагы “Ярдәм” мәчетендә ураза тотучыларга аеруча олы хөрмәт бар. Әлеге гыйбадәтханә ишегалдында Ак тирмә (палатка) төзелеп бетте. Биредә 800 мөселман ифтар мәҗлесләрендә катнаша алачак, ирләр аерым, хатын-кызлар башка залда авыз ачачак. Хәзер инде Ак тирмә үзенең кунакларын көтә.
Ураза тотучыларның шат, мөлаем йөзләрен Ак тирмәдә авыз ачканда күрү – үзе бер хикмәт. Шуңа күрә, җәмәгать, ураза тотарга әзерләнә башлагыз, хәерле гомерле, сәламәт һәм бәхетле булырсыз, иншә Аллаһ!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык