Сәдака бирүдән мал кимеми

Әбү Зәрр дигән сәхабәдән: «Иң яхшы сәдака нинди?» – дип сорагач, ул: «Иң зуры һәм иң хәерлесе», – дип җавап биргән.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 01

Әбү Зәрр дигән сәхабәдән: «Иң яхшы сәдака нинди?» – дип сорагач, ул: «Иң зуры һәм иң хәерлесе», – дип җавап биргән. Ә аннары Коръәннән бер аятьне укый башлаган һәм: «Сезнең берегез дә үзе яраткан нәрсәне инкяр итмичә, хәерлелеккә ирешә алмас, чынлыкта Аллаһ барысын Белүче»,-дигән. (Гыймран сүрәсе, 92 нче аять).
Илебездә төрле хәйрия фондлары үз эшчәнлекләрен киң җәелдереп, мохтаҗларга, фәкыйрьләргә, ятимнәргә ярдәм күрсәтә. Шундыйларның берсе – Казандагы «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды. Миңа әлеге оешманың президенты Илһам Исмәгыйлев белән әңгәмә кору насыйп булды.


Сәдака бирүдән мал кимеми

-Илһам әфәнде, «Ярдәм» фондының ничек барлыкка килүе һәм нинди проектларны тормышка ашыруы белән таныштырып китсәгез иде.

-Фонд 2007 елда «Сөләйман» мәчетендә оешты. Бу җаваплы гамәлне әлеге мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинова белән бергә башладык. Аннары эшебезне 2013 елда «Ярдәм» Тернәкләндерү үзәгенә күчкәч дәвам иттек. Фонд ярдәмендә бөтен илебездә дан тоткан һәм БДБ илләрендә күрмәүчеләр өчен үз мисалында бердәнбер булган мөселман Тернәкләндерү үзәге эшли. Һәр ике ай саен курсларга сиксән биш кеше кабул ителә. Монда шәкертләр Луи Брайль системасы буенча Коръән укырга өйрәнә, ислам нигезләрен үзләштерә, «Jaws» программасы ярдәмендә компьютер мөмкинлекләренә төшенә, тирә-юньдә ориентлашырга күнегә, психологик тернәкләнү уза, төрле мәдәни чараларга, экскурсияләргә йөри. Алар өчен физкультура дәресләре, шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештырыла, остаханәләр эшли. «Ярдәм» мәчете – гаҗәеп бина. Монда тулай торак, массаж ясый торган кәнәфи белән җиһазландырылган бүлмәләр, намаз уку өчен өч йөз илле урынлы зал, компьютер сыйныфы, ашханә, лекция аудиторияләре, урамда футбол кыры һәм балалар мәйданчыгы бар. Укырга килүчеләрнең яшәү, ашау, уку, юл чыгымнарының барысын да фонд күтәрә. Курслар тәмамлангач, һәр укучыга аудио-китап, Луи Брайль системасы буенча төзелгән Коръән тапшырыла. Шулай ук начар ишетүчеләр белән дә эшлибез. Алар монда Мәликә Гыйльметдинова методикасы буенча укый, психологик ярдәм ала. Моннан тыш, атнага ике тапкыр ДЦП диагнозлы балаларга дәресләр оештырыла. Бездә күрмәүче һәм колаклары ишетмәүчеләр өчен дә тернәкләндерү үзәге бар. Бу – инвалидларның иң авыр категориясе. Русия күләмендә аларның саны унбиш меңгә җитә. Төп максатыбыз – авыруларга социаль изоляцияне җиңәргә, бүлмәдә, урамда ориентлашырга, үз-үзләрен кайгыртырга, хуҗалык эшләрен алып бару күнекмәләренә өйрәнергә ярдәм итү. Алар белән эшләүдә дә махсус методика кулланыла. Фонд ярдәмендә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләрне тернәкләндерү үзәге ачылды. 2013 елның февраленнән Милли антинаркотик берләшмә (НАС) белән хезмәттәшлек итә башладык. Бу наркоманиядән профилактика чарасын көчәйтү һәм сәламәт яшәү рәвешен нәтиҗәлерәк пропагандалау максатыннан эшләнде. Шулай ук хәмер эчемлекләре, азартлы уен корбаннарына да булышабыз.

-Сезнең оешма ятимнәргә ярдәм итүдә бәяләп бетергесез эш башкара...

-2015 елда Теләче районы Иске Җөри авылында ятимнәр йорты ачылды. Бүгенге көндә анда аутист, даун синдромлы, ДЦП диагнозлы, күзләре начар күрүче балалар тәрбияләнә. Аларның барысын да әти-әниләре ташлаган. Хәзер бу сабыйларның тормышына куркыныч янамый. Алар Мәликә ханым Гыйльметдинованың җылы канаты астында тәрбияләнә.

-Фондка ярдәм сорап килүчеләр күпме?

-Бик күп. Нәсимә исемле егерме ике яшьлек хатынның (исеме үзгәртелде – авт.) ирен төрмәгә утыртканнар. Иренә эшеннән вакытлыча яшәп торырга дип бирелгән бүлмәдән аны чыгаралар. Ул исә көмәнле килеш өч баласы белән урамда кала. Торыр урыны юк, җитмәсә, беркайда да эшләми. Опека бүлеге өч баланы да приютка урнаштырырга дигән карар чыгара. Әлеге хатын-кыз безгә килде. Шунда ук хәйрия марафонын игълан иттек. Бер ай эчендә акча җыелды һәм Татарстанның бер авылыннан йорт сатып алдык. Газы да, уты да кертелгән. Утыз сутый җире бар. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Мал-мөлкәтегезне зәкят белән саклагыз, авыруларны сәдака белән дәвалагыз, бәла-казалардан дога белән сакланыгыз»,-дигән. (Әбү Давыт, Тәбарәни, Ибн Мәсгүттән). Җиһазлар, кием-салым, азык-төлек алдык. Документларын тәртипкә китердек. Өстәвенә, кәҗә дә кайтарып куйдык. Авыл имамыннан әлеге гаиләне карап, кайгыртып торуын сорадык. Ул өч баланың ничек ашаганын күрсәгез иде?! Әйтерсең лә, бөтенләй ит ризыгы күргәннәре булмаган. Олысы кулы белән иткә үрелгәч, кечкенәсе, йөгереп килеп, аның кулыннан итне тартып ук алды. Биш балалы тагын бер хатын-кызга шул ук авылдан йорт сатып алдык. Зөлфия (исеме үзгәртелде – авт.) аш-суга оста булып чыкты. Бик мөлаем, кешеләргә хәерхаһлы ул. Шуңа, күрәсең, авыл халкы аны яратты, үз итте. Рамазан айларында ифтар ашлары әзерләде. Заказга тортлар пешереп сатты. Аннары район үзәгендәге базарда үз ноктасын ачты. Нәсимәне дә эш белән тәэмин итте. Озакламый Зөлфия Казан үзәгендә шәхси кибетен ачып җибәрде. Менә бит Аллаһның могҗизасы! Кайчандыр ул зәкятне «Ярдәм» фондыннан алган булса, хәзер исә Зөлфия үзе безнең фондка ярдәм итә. Янгын афәтеннән зыян күрүчеләр, операция ясатырга дип ярдәм сорап килүчеләр, ялгыз өлкәннәр, күп балалы гаиләләр, инвалидлар бик күп. Барысына да хәлдән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.

-Ярдәм сорап килүчеләрнең, чыннан да, барысы да ярдәмгә мохтаҗмы?

-Төрлесе бар. Кырыгалдарлар да еш мөрәҗәгать итә. Берзаман бер хатын оныгын ияртеп килде. Чыннан да, берничә ел элек янгын булган. Тик тикшерү барышында бу хатынның тагын бер йорты барлыгы ачыкланды. Онык дигәне кызы булып чыкты. Ул аны районда хәер сорашып йөрергә мәҗбүр итә икән. Аннан кала тагын әллә ничә баласы барлыгы билгеле булды. Ирен үтергәне өчен төрмәдә дә утырып чыккан әле, җитмәсә.

-Киләчәккә тагын нинди планнарыгыз бар?

-Балтач районы Борбаш авылындагы мәктәп бинасында мөмкинлеге булмаган ишле гаиләләрнең балалары өчен кырык урынлы пансионат ачарга җыенабыз.

-Илһам әфәнде, фонд башкарган эшләр бихисап. Айлык чыгымыгыз күпме, акчаны ничек барысына да җиткерәсез?

-Айлык чыгым ике ярым-өч миллионга җитә. Монда «Ярдәм» фонды җитәкләгән бөтен тернәкләнү үзәкләре эшчәнлеген алып бару, инвалидлар белән эшләү, балалар йорты, «Ярдәм» һәм «Сөләйман» мәчете чыгымнары, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү – барысы да кергән. Казанда фондның үз кафесы, ит кибете, «Ярдәм» мәчете бинасында типография, реклама агентлыгы, социаль кибете бар. Мәчеттәге банкет залында ни- кахлар уздырабыз. Шәһәр буенча йөз илле урында, сәдака җыю максатыннан, савытлар урнаштырдык. Хәйриячеләрне җәлеп итәбез. Попечительләр советы эшли бездә. Шулай ук төрле грантларда катнашабыз. Әйтик, узган елда Татарстанның Икътисад министрлыгыннан өч йөз илле меңлек грант оттык. Президент программасы буенча уздырылган бәйгедә катнаштык. Эшчәнлегебезне җәелдерү максатыннан, офис бирделәр. Анда наркотик, хәмер эчемлекләренә бәйле кешеләр белән очрашулар уздырыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сәдака бирүдән мал кимеми»,-дигән. Бу чынлыкта да шулай. Кемгәдер булышсаң һәм ул кешедән бернәрсә өмет итмәсәң дә, кылган яхшылыгың берзаман үзеңә әйләнеп кайта. Сәдака бирү бирүчене дә, алучыны да тәрбияли, йөрәкләрне бер-берсенә якынайта, дуслыкны ныгыта, күңелгә рәхимлелек һәм шәфкатьлелек, ярату хисе урнаштыра. Әгәр дә адәм балалары сәдаканы мохтаҗларга һәрвакыт биреп торса, җир шарында ярлы кеше калмас та иде, мөгаен. Фани дөньядан киткән чагында, без ахирәт тормышына бары тик кылган гамәлләребезне генә алып китәбез. Сәдака бирү – гаҗәеп изге гамәл.

«ЯРДӘМ» фонды 420095, Казан шәһәре, Серов урамы, 4 а. Тел: 89600480778 e-mail: info@yardem.ru www.yardem.ru
Әңгәмәдәш - Ландыш ФАЗУЛЛИНА

 

 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе