Бу җиңү шуның белән дә әһәмиятле: Казанның «Рубин» футбол командасы үзенең туган көнендә өч уенда оттыру сериясен туктатты.
Казанлылар уенның беренче минутыннан ук, кем әйтмешли, дилбегәне үз кулына алды һәм көндәшләре капкасына гел һөҗүмнәр оештырып торды. Тик уенның беренче таймында бер якка да уңышка ирешү насыйп булмады.
Шулай да беренче булып кунаклар «Рубин» капкасына туп кертте. Уенның 56 нчы минутында мәскәүлеләрдән Юрий Мовсисян типкән туп Рыжиков саклаган капкага керде.
Безнекеләр исә исәпне 12 минут эчендә генә тигезли алды. Девич уенның 68 нче минуты барганда мәскәүлеләр капкасына туп кертте.
Уенның өстәмә вакыты барганда, казанлыларның уенчысы Прудников штраф мәйданчыгыннан капкага тибеп, тагын бер туп кертте. Шул рәвешле, казанлылар бу көнне, ягъни 20 апрельдә җиңү шатлыгын татыды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар