Татарстанның иң танылган һәм мәртәбәле абыстае - Рәшидә абыстайга 90 яшь тулды. Рәшидә апа республикабызда, беренче чиратта, 40 ел дәвамында алып барган дин сабаклары белән данлыклы. Рәшидә абыстай алты бала анасы, 100дән артык онык һәм оныкчыклары бар. Белгәнебезчә, ул 1998-2011 елда мөфти булган Госман хәзрәт Исхаковның әнисе.
Шушы көннәрдә Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек, ныклык теләп, Рәшидә апаны юбилее белән тәбрикләде.
"Сез Бөек Ватан сугышының кырыс сынауларын уздыгыз, җимерелгән шәһәр һәм авылларны төзүдә катнаштыгыз, үзегезнең хезмәтегез белән илебез байлыгын арттырдыгыз. Һәрвакыт ныклык күрсәтеп, көчле рухлы булып калдыгыз", - дигән сүзләр язылган котлауда дип хәбәр итте Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Рәсемдә - Рәшидә абыстай Исхакыйның Балтачтагы мәчетнең 20 еллыгын билгеләп узганда ясаган чыгышы. Хатыйп Гәрәй архивыннан

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар