“Ярдәм” мәчетенең хатын-кызлар залында без “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы активистлары белән берлектә киңәшеп, ураза аенда укулар уздырдык. Анда әдәп-әхлак, рухи тәрбия хакында сүз барды. Гаилә бөтенлеге, гаилә кыйммәтләре – ата-ана, дәү әти, дәү әни һәм аннан элгәреләрне белү, шәҗәрә мәсьәләләре яктыртылды.
Ике көн рәттән исраф кылуның зыяны хакында сөйләштек. Шөкер һәм хаҗәт намазларын аңлаттык. Үз-үзебезне үрнәк тоту хакында да сөйләшү булды.
Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) тормышы һәм аның дәвамчылары турында гәпләштек. Исламдагы мәшһүр хатын-кызлар – Хәдичә һәм Гайшә аналарыбыз, Пәйгамбәрнең кызы Фатыйма хакында да укып, фикерләр алыштык.
Казан каласында мөгаллимә абыстайларыбыз күп бит, җәмәгать. Барлык мәчетләрдә дә мондый укулар оештырып була, югыйсә. Бу игелекне башкарудан тартынмыйк, кардәшләр. Бергәләп тотыныйк бу изге эшкә мөхтәрәм мөселман хатын-кызлары, остазбикә-мөгаллимәләр.
Тагын шунысы сөенеч: мәчетебезгә яулыксыз, яланаяк керүчеләр юк хәзер. Аллага шөкер! Рәт-рәт булып намаз укучыларны күрү хозурлыгын, рәхәтлеген шул сафларда булучылар гына аңлый торгандыр.
Киләсе уразаларыбызны да бергәләп каршы алсак иде, җәмәгать.
Барыгызга бәхет, шатлык теләп, “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА (Һәдия)

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар