Рамазан барыбызга да бик кадерле, хөрмәтле ай икәнлеген аңлап, Раббыбызның кушканнарын үтәргә тырышабыз. Ураза да тотабыз. Зәңгәр күктә кояш алсулыгы әле җәелмәгән мизгелдә-мәлдә сәхәр ризыклары белән нигъмәтләнәбез дә, рухи халәтебезгә чиксез шөкерләр тулы калебебез белән иртәнге намазда сәҗдәгә китәбез. Җанны-тәнне рухи ләззәтле агым тибрәтә.
Алай дигәннән, бу айда җөмһүриятебез җитәкчелеге халыкка бик якынайды. Республика күләм ифтар мәҗлесен үткәрү икенче ел узды, киләчәктә дә булыр, иншә Аллаһ.
Әлеге шатлыкка тагын берсе ялганды. Кичә безнең “Ярдәм” мәчетенә Казан каласы мэры Илсур Рәис улы Метшин килде һәм ифтар мәҗлесе уздырды. Башта классларны, тору, дәвалану бхлмәләрен, күрмәүчеләрнең Коръән укып утыручыларын, намаз залларын, “Зур Казан” нәшриятын карады. Аннары ак тирмәбезгә юнәлде җитәкче. Тирмәдә 600гә якын кунак – ураза тотучылар көтә иде Илсур Рәис улын.
“Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов ачып җибәрде мәрасимне. Тирмәбез әкияти, илаһи нурга күмелде. Гүзәл бер мизгелдә шәһәр мэры ураза тотучыларны җылы сүзләре белән котлады, уңышлар һәм сәламәтлек теләде. Милләттәшләребезне, дин кардәшләребезне илаһи, тарихи аһәң биләп алды, күңелләр хушланды.
Аннары ифтарчыларның күңелендәгесен үзем әйтеп бирдем. Җәмәгатьчелек белән бергә булган җитәкче уңышка ирешер, иншә Аллаһ. Без Илсур Рәис улына олы хезмәтендә уңышлар, гаиләсендә даими рәвештә бәрәкәт булуын, ил-көннәребезгә тынычлык-иминлек теләдек. Яраббым, безләрне, шул исәптән, Татарстаныбызны, бөтен Җир шарын сугыш утларыннан, ачлыклардан сакласана!.. Без бергәлектә, бердәмлектә Татарстаныбызның абруен-дәрәҗәсен күтәрик!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар