Календарьда кояш чыгу вакыты «Кояш чыга» дигән баганада, ә кояш бату һәм ифтар (авыз ачу) вакыты «Ахшам намазы» дигән баганада бирелгән. Сәхәр вакытының тәмамлануы һәм иртәнге намаз вакытының керүе «Сәхәр тәмам» дигән баганада күрсәтелгән. «Мәчетләрдә укыла» дигән баганада мәчетләрдә иртәнге намаз укыла торган вакыт күрсәтелгән.
Барлык районнар, шәһәрләр өчен дә өйлә намазы вакыты итеп мәчетләрдә шул намаз өчен азан әйтелү вакыты билгеләнде.
Икенде намазы вакыты Әбү Хәнифә таянган хәдис буенча КФУның астрономия кафедрасында исәпләнде. Әлеге хәдистә әйтелгәнчә, икенде вакыты әйберләрнең зәвәл вакытындагы күләгәсенә тагын бер тапкыр үз озынлыгы өстәлгәч керә.
Билгеле ки, кояш баегач ул офыктан (горизонттан) югала. Кояш тирәнгәрәк бата барган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы да кими бара һәм бер арадан соң офыкта әүвәл шәфәкъ кызыллыгы, аннары аклык бетә (ул Кояш үзәгеннән офыкка карата 15 яки 18 градус почмак тәшкил итә). Шуңа күрә, иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч таң беленә башлый, 15 градус чамасында кызыллык хасыйл була. Кич белән киресенчә: 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста шәфәкъ аклыгы бетә.
Җәй көне исә безнең җирлектә кояш югарыда телгә алынган градуслардан түбәнгә төшми, шул сәбәпле, офыкта шәфәкъ кызыллыгы һәм аклык югалмый. Хәнәфи мәзһәбенә караган мәшһүр «Хәшия ибн Габидин» китабында бу очракта шәфәкъ кызыллыгы бетә торган төбәккә карап билгеләргә диелгән. Әлеге фикер күренекле дин галимебез Галимҗан Барудиның «Хөснел-гыйбадәт» китабында хуплау таба, шунлыктан тулысынча төн була торган төбәкләрнең намаз вакытлары да тикшерелде һәм аларда ул вакыт сәгать ярым чамасына туры килде. Шуңа таянып, җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баегач, сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр ашауны кояш чыгарга ике сәгать кала тәмамлау лязем дип билгеләнде.
2015 елның дини бәйрәмнәре һәм мөбарәк кичәләрнең вакыты Төркия Җөмһүрияте Диянәт эшләре башканлыгыннан (дин эшләре министрлыгыннан) алынган мәгълүматларга нигезләнеп бирелде. Дини бәйрәмнәрнең төгәл көне, шул датага берничә көн калгач, мөфти хәзрәтләребез тарафыннан тәгаенләнәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар