Мамадыш районының “Берсут “ аучылык хуҗалыгында яшәүче аюлар — Гриша, Катя һәм Степа кышкы йокыдан уянган. Алар өчен “өн”не читлекләрендә саламнан ноябрь аенда ясаган булганнар.
“Хайваннар әлегә бераз сүлпәнрәк, бәлки бу аларның бик тавышлы күршеләре — лайкаларга бәйледер. Ерткычлар быел гадәттәгедән иртәрәк уянды. Аюлар ботка һәм аш белән туклана”, - ди “Берсут” спорт сунарчылык-балыкчылык клубы рәисе Сергей Ипкеев.
Беренче булып 4 яшьлек Гриша, аннан соң 8 яшьлек Катя, соңрак исә 2 яшьлек Степа уянган. Ә аларның күршесендә урнашкан дәүләтнең “Чистые луга” вакытлыча аучылык территориясендә аю эзләре әлегә күренми, анда яшәүче көрән аю йокысыннан уянмаган булса кирәк, дип сурәтли Мамадышның “Нократ” басмасы.
Чыганак: "Татар-информ"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык