Мөфтияттә Аксакаллар Шурасы утырышы булды

Кичә Татарстан мөфтияте бинасында Аксакаллар Шурасы утырышы булып узды.

БӘЙЛЕ
2013 Май 08
Кичә Татарстан мөфтияте бинасында Аксакаллар Шурасы утырышы булып узды. Анда дин өлкәсендә озак еллар дәвамында хезмәт куйган өлкән буын вәкилләре, бүгенге көндә дә төрле районнарда имам һәм мөхтәсиб вазифаларын башкаручылар катнашты. Алар ТҖ МДНнең киңәш бирү органы буларак, бу оешманың киләчәктә тормышка ашырга тиешле планнарын тикшерделәр.
 
Көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелып, шуларның берсе яңа җитәкчене сайлаудан гыйбарәт иде.
Аксакаллар Шурасы утырышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары Илдар хәзрәт Баязитов һәм Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, җөмһүриятебезнең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев катнашты. Утырышка 12 аксакал килгән иде.

Аксакаллар алдында чыгыш ясаганда, Камил хәзрәт Диния нәзарәтенең нәтиҗәле эшләвендә һәм төрле мәсьәләләрне хәл итүдә киңәш бирү органының мөһим роль уйнавын билгеләп узды.

"Без киңәш сорап, сезгә даими рәвештә мөрәҗәгать итәчәкбез, чөнки сезнең дини өлкәдә биниһая зур тәҗрибәгез бар”,-дип билгеләп узды Татарстан мөфтие. Аннары мөфти хәзрәтләре Җиңү бәйрәме уңаеннан, ТҖ МДНнең "Халык алдындага казанышлары өчен” медален Ватан сугышында катнашкан 3 ветеранга – Казандагы "Хәтер” мәчете имам-хатибы Харис хәзрәт Салихҗанга, шулай ук башкаладагы "Мәдинә” мәчете имам-хатибы Гыйльмулла хәзрәт Хәлиуллинга, "Әҗем” мәчетенең элекке имам-хатибы Һади хәзрәт Әхмәтвәлиевкә тапшырды.

Мөфтидән соң, Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка сүз бирелде. Соңрак җыелышны да Җәлил хәзрәт алып барды. Ул ТҖ МДНнең Аксакаллар Шурасы республикада абруй казанган 17 олпат имам-мөхтәсиб һәм имамнардан торачагы турында мәгълүмат ирештерде. Бу шураның максаты – аеруча мөһим мәсьәләләр буенча мөфтигә киңәш-табыш итү.

Аксакаллар Шурасы җитәкчесенә Нурлат районы имам-мөхтәсибе Айрат хәзрәт Аюпов тәкъдим ителде. Ул бертавыштан бу оешманың башлыгы итеп сайланды.

Шунысын билгеләп узу мәслихәт: яңа җитәкче сайланганнан соң, аксакаллар аның янына килеп, котлап кына калмадылар, бәлки шураның эшен яхшырту буенча тәкъдимнәрен дә әйтергә керештеләр. Аерым алганда, аена бер тапкырдан да ким булмаган очрашу турында карар кабул кылдылар. Якын арада алар ТҖ МДН каршындагы Аксакаллар Шурасының вазифалары концепциясен барлыкка китерү хакында да сөйләштеләр.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе