Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Балык Бистәсе районына эшлекле сәфәр кылды.
Биредә ул район башлыгы Илһам Вәлиев белән очрашты. Очрашу барышында районда дини эшчәнлекне җәелдерү, җирле хакимият белән мәхәлләләр арасында хезмәттәшлек булдыру, район имамнарын "Изге Болгар җыены"на җибәрү һәм Рамазан аен уздыруга әзерлек хакында сөйләшенде. Мөфти хәзрәтләре район җитәкчесен һәм имамнарны республикакүләм чараларда – Болгар җыенында, Республика ифтарында катнашырга чакырды.
Очрашуда мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Сәүдәхән хәзрәт Гайнетдинов катнашты.
Сәүдәхән хәзрәт мөфтине район мәхәлләләре эшчәнлеге белән таныштырды, дини эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләде, дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган