Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетенә Әлмәт каласыннан мөселман хатын-кызлары кунакка килеп китте. Алар биредә ай буена дини белем алган күрмәүчеләрнең җыелышында да булдылар.
Аңа кадәр күрмәүчеләрнең биредә алган гыйлеме нәтиҗәсе булып, аларның кылган имтиханы торган иде. Күрмәүчеләр анда Коръәни-Кәрим һәм Пәйгамбәребез (с. г. в.) хакындагы сорауларга сокландыргыч җаваплар биргән иде. Биредә алган гыйлемнәренә карап, үзләренә урыннар да бирелде.
Бүген исә Ижау, Башкортстан, Саранск, Таҗикстан, Бельгия, Чеченстан, Ингушетиядән, Татарстанның Алабуга, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чистай районнарыннан Казанга килеп, укучыларның байтагына рәхмәт хатлары тапшырылды. Биредә гыйлем алучыларның күбесе үз төбәкләренә кайткач, күрмәүчеләрне укытырга теләүләре турында әйтәләр, мәчет төзү уе белән йөриячәкләрен белдерәләр, кайберәүләре Коръәнхафиз булырга омтыла икән. Әлмәт каласыннан килгән остазлар һәм җиде күрмәүче кеше биредә гыйлем алганнарның уңышларына шатланып, үзләре дә киләчәкләре турында әйттеләр.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар
Килен - кайнана