Казанда 26-29 май көннәрендә Төрек дөньясы журналистларының II съезды булды. Аның максаты — Татарстанны Русия Федерациясеннән тыш, башка илләрдә дә таныту иде.
Корылтайда Төркия, Әзербайҗан, Төрекмәнстан, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Гыйрак, Иран, Сүрия, Молдова, Румыния, Греция, Венгриядән һәм башка илләрдән делегатлар катнашты. Анда төрек дөньясы илләрендә матбугатның тоткан урыны, роле хакында “түгәрәк өстәл”ләр һәм семинарлар булып узды.
Делегатлар Казан Федераль университеты җитәкчелеге, галимнәр һәм студентлар белән очраштылар, фикер алыштылар. Мондый гүзәл чара “Гранд отель Казан»да үткәрелде. Төрки илләрдән килгән каләм ияләре алдында үзем дә чыгыш ясамыйча түзә алмадым. Бергәлектә, бердәмлектә, күмәкләшеп, рухи фикерләшеп, эшнең уңай нәтиҗәсенә ирешеп яшәргә кирәклеге хакында сүз барды. Без рухи яктан иң көчлеләрдән булырга, төрек дөньясы кешеләенә мәгърифәтчелек, итагатьлелек, үзара хөрмәт вә ихтирам итешергә тиешлекне күрдем мин.
Күңелем-барлыгым сөенде. Үзебез үткәрә торган Бөтенроссия балалары бәйгесе хакында да әйттем. Бүгеннән без 4 яшьлекләр белән эшне башласак, төрек дөньясында да нык һәмм сәламәт, акыллы алмаш үсәчәк. Мин моны төрки дөнья кешеләренең төп максаты итеп күрәм. Әгәр без мәгърифәтчелеккә, мираска аларны пропагандалауга ихласлылыгыбызны изге ниятебез белән кушып тотынмасак, Йосыф Акчуралар, Гаяз Исхакыйлар, Муса Җаруллалар, Гаспралыларга, Әхмәт Тимерләргә алмаш булырмы? Алар каян килер?
«Азатлык” радиосында әйттем мин бу хакта. Үземдә дә борынгы тамырлардан килә торган ген кыллары чыңлый иде. Минем бөтен барлыгым төрки дөнья дигән симфониядә тибрәлә иде. Әле дә булса шулай! Ул көндә мин үз-үземә: “Әллә өнем, әллә төшемме?!”-дип шатлык дулкынында әйләндем.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык