Әле генә төрле кыйтгаларда булдык сыман.
«Кол Шәриф» мәчетендәге Ислам мәдәнияте музеенда «Мөбарәк Рамазан аенда – Коръәни-Кәрим. Бүгенге Иранда хаттатлык сәнгате” дигән күргәзмә ачылды. Аны Казандагы Иранның генераль консулы Рәсүл Багернежад Шаян һәм аның хезмәткәрләре оештырган иде.
Әлбәттә, бу айда иң мөһиме – Коръән уку. Күргәзмәгә бу айда рәссамнәрнең Коръәни-Кәрим һәм Аллаһыны мактау хакында каллиграфик яктан нәфис башкарылган эшләре куелган. Иранның күркәм гореф-гадәтләре Коръән тышлыгында да чагыла. Аларда – үсемлек-чәчәк бизәкләре. Шулай ук оҗмах кошчыклары да сурәтләнгән.
Иранның атаклы остазлары Һади Рушан Замир, Мөхәммәд Сәед Накишиан, Пейман Пейроуи, Бабик Хиҗази кебекләрнең иҗаты Казанда тәүге тапкыр күрсәтелә икән.
Сәнгатьнең аерым юнәлеше буларак, хаттатлык (каллиграфия) XX гасырның 80 нче елларында зур үсеш ала.
Күргәзмә ачылышына күп кеше килгән иде. Ул Казанда өч көн күрсәтеләчәк, аннары Уфага юл тотачак. Шуңа күрә бу 1-2 көндә аны карап калу мәслихәт.
Ә Казанда теләгән кешегә хаттатлык серләренә дә төшенү мөмкинлеге булды. “Кол Шәриф” мәчетендәге Ислам мәдәнияте мирасханәсендә дини кардәшләрнең очрашуы теләктәшлек һәм дуслык шартларында барды.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык