Сүзебез сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында бара. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Җир йөзендә яшәүче барлык кешеләр өчен дә кадерле вә хикмәтле шәхес.
Бу көннәрдә бөтен шәфкатьле һәм миһербанлы кешеләр Мәүлид бәйрәме уздыра. “Мәүлид” туу дигән мәгънәне аңлата. Дөресрәге, ул Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) туган көнен белдерә.
Бу уңайдан бүген Казандагы “Сөләйман” мәчетендә дә Мәүлид бәйрәме үткәрелде. Бу бәйрәмгә башкалабыз Казаннан күп дин кардәшләребез килгән иде. Бәйрәм тантанасын “Сөләйман” мәчете имам-хатибы Дамир хәзрәт ачып җибәрде. “сөләйман”лыларны “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм үз исеменнән “Ярдәм” Милли ислами хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев котлады һәм сәламнәрен тапшырды. Әлеге җыенда Агыйдел каласыннан “Ярдәм” мәчетенә укырга килгән Сәгыйдә абыстай Даутова, Флүзә Уразбахтина, Тәскирә Бәхтиярова биредәге күп санлы кунакларны тәбрик иттеләр.
Тәскирә Майшәриф кызы шигъри вәгазьләрен дә укыды. Аның шигырьләре белән сезне киләчәктә таныштырырбыз әле, Аллаһы боерса.
Мөхтәрәм милләттәшләрем, барыгызны да Коръән нурын таратучы Пәйгамбәребезнең Мәүлид бәйрәме белән котлыйбыз, хәерле гомерләр, хәерле сәламәтлекләр телибез!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык