Дания башкаласында мөселманнарының яңа гыйбадәт кылу урыны пәйда булачак. Копенгаген муниципалитеты Дания Ислам җәмгыятенең шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә заманча мәчет һәм мәдәни үзәк төзелеше турындагы гаризасын хуплаган, дип белдерә ТАСС.
Комлексның проектын Хенинг Ларсенның танылган архитектура студиясе эшли. Ул мөселманнар өчен элеккеге кибеттә урнашкан намаз йорты белән мәгълүм. Дания Ислам җәмгыяте өч катлы бина төзергә тели, муниципалитет фикеренчә, бу "мәчет характеристикасына туры килә һәм төньяк, Копенгаген контекстына яраша".
Проект август аена әзер булачак. Башта аны экспертлар һәм шәһәр җитәкчеләре раслаячак, аннары ул 2016 елның февралендә район гражданнары вәкилләре фикер алышуына җибәреләчәк, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык