"Кол Шәриф" мәчетендә - "Кыйссаи Йосыф"

"Кол шәриф" мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда “Кол Гали. “Кыйссаи Йосыф – мәхәббәткә мәдхия” исемле...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 16
"Кол шәриф" мәчетенең Ислам мәдәнияте музеенда "Кол Гали. "Кыйссаи Йосыф – мәхәббәткә мәдхия” исемле күргәзмә ачылды.

Күргәзмә "Кыйссаи Йосыф” әсәре язылуга 780 ел тулу уңаеннан оештырылган. Күргәзмәне ачу тантанасында мөфти урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров катнашты. Нияз хәзрәт чарада катнашучыларга шушы "Йосыф сүрәсе"нә нигезләнгән әсәрдәге ислам кыйммәтләре хакында сөйләде.

Күргәзмә XIII гасырның мәдәни ядкәре "Кыйссаи Йосыф” китабының татар халкы тарихындагы урынына багышланган. Күргәзмәдә китапның кулдан күчереп язылган (XVIII-XIX гасырлар) һәм бастырылган (1839-1917) вариантлары, поэманы тикшергән хезмәтләр, тәрҗемәләр, костюмнар, декорация элементлары, әсәр буенча куелган спектакль һәм балетларга афишалар урын алган.

Күргәзмә 28 февральгә кадәр дәвам итә дип хәбәр бирде Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе