Килбәтсез аю һәм Мәүлетдин бабай

Бу кызык та, шул ук вакытта кызганыч та булган хәлне Ары авылында яшәп, күптән түгел, дөресрәге, 8 гыйнварда 79 яшендә мәңгелек йортка күчкән Мәүлетдин бабай сөйләгән иде (яхшы кеше иде мәрхүм, урыны җәннәтнең түрендә булсын).

БӘЙЛЕ
2024 Фев 13
Бу кызык та, шул ук вакытта кызганыч та булган хәлне Ары авылында яшәп, күптән түгел, дөресрәге, 8 гыйнварда 79 яшендә мәңгелек йортка күчкән Мәүлетдин бабай сөйләгән иде (яхшы кеше иде мәрхүм, урыны җәннәтнең түрендә булсын).

Билгеле булганча, Ары саласы Әтнә районындагы урманга терәлеп кенә тора диярлек. Биредә катнаш урман – колач җитмәслек имәне дә, нарат һәм чыршысы да бар. Бабайның әле шактый җете, егәрле чагы була бу. Үзенең туган ягындагы табигатьнең матурлыгына сокланып, хозурланып, урманда кисеп куйган утынын ярырга бара ул. Аның гадәте шундый: утынның эшен урманда ук бетереп кайта, ягъни аны шунда мичкә ягарлык итеп әзерләп куя. Эштән һич тә курыкмый ул Мәүлетдин. Элегрәк, әле кулында моторлы пычкысы булмаганда, аның хәтта пәһлевандай утырган колач җитмәслек бер каенны ялгызы гына аударып, аны тураклап, авылга алып кайту өчен әзерләп куйган чаклары да бар иде. Хәзер башка заманнар килде. Кул пычкысы инде күптән онытылды, аның урынын "Дружба» алды.


Менә шундый уйлар белән Мәүлетдин бабай үзенең бер урман аланында өеп калдырган утын яркаларына якынлашты. Әнә инде карамчык шикелле булып, аның утыны да шәйләнә башлады. Хәзер ул аларны кулындагы балтасы белән яра да башлар. Көне матур, кәефе шәп Мәүлетдиннең! Хәләл җефете Шәмсенәһәр белән дә гөрләшеп яши алар. Кем әйтмешли, икесе бер җан булып. Балаларыннан да бик уңды ул. Әти-әни дип өзелеп торалар. Казаннан кайтканда күчтәнәчен дә онытмыйлар. Хәер, Мәүлетдин элек-электән комсыз булмады. Булганына шөкер итеп яшәде. Алай гына да түгел, үзләренә теге яки бу әйберне сорап кергән күршеләрен, туганнарын буш кул белән кире борып чыгармады. Шуңа күрә дә алар аны хөрмәт итте, ихтирам билгеләре күрсәтте...

...Менә Мәүлетдин бабай үзенең утыны янына килеп җитте һәм җиңнәрен сызганып, эшкә керешмәкче булды. Шунда көтелмәгән хәл килеп чыкты. Аның утын өеме артыннан бер ямьсез нәрсә күтәрелеп, "У – у - " дигән коточкыч аваз чыгарып, аякларына басты. Ары урманнарында аю бар дип ишеткәне булса да, аны бер тапкыр да күргәне юк иде Мәүлетдиннең. Ул бер мәлгә нәрсә эшләргә дә белмичә катып калды. Аны фәкать шул коткарды: коточкыч иләмсез зур бу аю ниндидер үз эше белән мәшгуль иде. Шулай да аның акырып җибәрүе Мәүлетдингә нык тәэсир итте: ул үзенә комачаулап торган һәрнәрсәне – балтасын да, балдаклы галошларын да ташлап калдырып, җан фәрманга авылга йөгерде. Дөресрәге, шундый шок хәлендә иде ул: бу әйберләрнең кая киткәнен дә аңламады. Бераздан, аюның үз артыннан килмәгәнен белгәч кенә, иркен сулыш алды. Шулай да йөгерүдән туктамады. Үз өйләренә кергәч кенә хәле бетеп, бер урындыкка килеп утырды. Йөрәге дөп-дөп типте аның. Бераздан ул берникадәр тынычланып калгандай булды, әмма әле тиз генә теге аю белән йөзгә-йөз диярлек очрашуны онытырлык хәлдә түгел иде. Шунда ул татар халкының бөек шагыйре, якташыбыз Габдулла Тукайның Шүрәлесен исенә төшерде. Әллә Тукайның Шүрәле дигәне теге аю булдымы икән дигән уйлар мизгел эчендә йөгереп узды аның башыннан. Ул Шүрәледән бары Былтырга – бу очракта Мәүлетдин бабайга – якын килмәве, аны фәкать аваз чыгарып куркытып алуы белән генә аерылып торгандыр.

Мәүлетдин бабай икенче көнне, батыраеп, тагын урманга китте. Алдагы көнне ташлап калдырган балтасын да, галошларын да эзләп тапты. Аяк очларына гына басып, утын әрдәнәсе янына килде. Әлбәттә, теге аю аннан киткән инде. Ул кырмыска өеме дип уйлаган нәрсә аучылар яралаган поши булган, ахрысы. Аю маташкан урында шул пошиның тояклары гына калган иде. Димәк, аюның үз эше куәтле булган, ул безнең бабайны бары тик, монда киләсе булма, бу табыш минеке дип, әйтергә теләп, аны куркыткан гына. Ә Мәүлетдин бабай исән-имин килеш теге утынны урманда ярып бетереп, авылга алып кайта.

...Менә мин хәләл җефетем Гөлзидә белән Арыга кайтып, аның урамнарын буйладым һәм мәрхүм бабай сөйләгән кыйссаларны исемә төшердем. Без зиратка барып, Аллаһыдан аның кабере нурлы һәм якты вә рухы шат булуын сорап дога кылдык.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе