Казандагы «Халыклар Дуслыгы Йортында» «Илаһи моң” дигән бик олы, хикмәтле бер кичә булды. Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештырды. Анда татар дөньясындагы галим-голәмәләр, мөнәҗәтчеләр чыгыш ясады. Алар арасында олылар да, кечеләр дә бар иде. Сәйдә Мөхәммәтҗанова да гүзәл бер сылу булып үсеп килә.
Биредә Миңгол Галиев, Гөлзадә Сафиуллина, Зөһрә Сәхәбиева, Флера Сөләйманова кебек профессионал җырчылар да, Алинә Булатова сыман җыр сәнгатендә шактый уңыш казанган яшь җырчылар да, фольклор төркемнәре дә, балалар да чыгыш ясады.
Биредә Чаллы каласыннан килеп, мөнәҗәтләр әйткән күрмәүче кардәшебез Әнвәр Гәрәевнең чыгышы аеруча күркәм булды. Чыгыш ясаучыларның һәммәсенә бүләк бирелгән кебек, Әнвәр әфәндегә дә бүләк бирелде. Бүләкне Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Мәликә ханым Гыйльметдинова тапшырды.
Мондый илаһи кичәләрнең әһәмияте, мирасыбызны саклауда кадере әйтеп бетергесез, биниһая зур.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе