Без кичә төрки дөньядагы мирасханәләрне дә, тирмәләрнең мәгънәсен дә аңлый башладык сыман. Без хикмәтле тирмәбезгә ифтар мәҗлесенә кабаттан җыелдык. Әлеге кичәне Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Илдус улы Фәттахов оештырган иде.
“Ярдәм” мәчетенең барлыгын һәм эшчәнлеген ул яхшы белә. Һәм һәрчак теләктәшлеген, ярдәмен күрсәтеп килә. Биредә күрмәүчеләр белән эшләүнең җаваплылыгын ихлас күңеленнән тоя ул.
Ифтарга журналистлар — каләм ияләре дә чакырылган иде. Телевидение, радио, газета-журналларда, интернет челтәрләрдә эшләүче матбугат хезмәткәрләре шулай ук бу чарага килделәр. Авыз ачарга килүчеләр күп иде. Шулчак “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов урынынан күтәрелде һәм Дамир Фәттаховка “Ярдәм” хәйрия фондының “Мәрхәмәтле йөрәк өчен” дигән орденын тапшырды. Илдар хәзрәт халык белән эшләүдәге уңышлары өчен башка затларга рәхмәт хатларын тапшырды.
Мөселман хатын-кызлары исеменнән, без дә районнар башлыгы Дамир Фәттаховны һәм бүләк алучыларны котладык. Үзебезнең Президентка, шәһәр башлыгына һәм Илдар хәзрәт Баязитовка, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага сәламнәребезне ирештердек, эшләрендә уңышлар теләдек.
Минем әйтергә теләгән иң мөһим фикерләремнең берсе шул: бирегә килгән каләмдәшләрем үз күңелләренә ревизия ясарга тиешле, дип саныйм. Калебеңне тыңлап, күңелеңә анализ ясау да сорала. Моны исә һәр күңелнең таләбе булырга тиеш дип исәплим. Әдәп-әхлак, рухилык төшенчәләрен ныгытуда Раббыбыз кушканнарны үтәп, Изге Рамазан аенда игелекле хезмәтләребезне арттырып, саваплар алып яшәсәк иде. Кыскасы шул: хикмәтлеләрнең хикмәте тагын да артса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар