Бу аралардагы хикмәтле көннәрнең дәвамы булып, иҗтимагый оешма һәм фидакарьләр үткәргән тагын бер гүзәл чараны язасым килә. Бәйрәм кичәсе булды ул. Әлеге мәҗлес медицина институты ашханәсендә уздырылды.
Кичәне Бөтенроссия һәм Татарстан Мөслимәләре оешмасы җитәкчесе Наилә Җиһаншина алып барды. Остазбикәбез Сәйдә Аппакова кичә буена вәгазь сөйләде.
Бәйрәм хөрмәтенә Сөембикә манарасын хәтерләткән торттан да авыз иттек, корбан итеннән пешкән кайнар шулпа, тәмле чәй белән дә сыйландык.
Бәйрәмгә килүче яшь туташлар, ялгыз әниләр, ханымнар, мөгаллимнәр дә үзләренең сөенеч-теләкләрен ирештерделәр.
Әмма иң тәэсирле ихласый чыгыш олы галимәбез, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерованыкы булды диясем килә. Ул тарихыбызда тирән эз калдырган ханымнарны олы ихтирам хисләре белән тыңлаучыларга җиткерде. Мөгаллимә Ләмига абыстайның чыгышы да беркемне битараф калдырмады.
Бәйрәмгә килүчеләргә корбан итеннән дә өлеш чыгардылар.
Аллаһының рәхмәтләре яусын бәйрәм кичәсен оештыручыларга! Бердәмлек белән бергәлектә дус, тату яшик, кардәшләрем! Раббыбыз киләчәк гомерләребездә дә бергә яшәүләрне насыйп кылса иде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар