Мөхтәрәм җәмәгать! Әссәламәгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы, килгән кунаклар! Сезне Илдар Баязитов җитәкчелегендәге “Ярдәм” мәчетендә күрүебезгә бик тә шатбыз. Сезнең эш-гамәлләрегезне күреп торабыз. Техника һәм технологик, стратегик үсеш ысул-юлларын күрсәтәсез. Рәхмәт Сезгә!
Аннары кыйтгабызның кайсы гына төбәгенә барсагыз да газиз татар, дин кардәшләребез белән очрашасыз, хәл-әхвәлләрен сорашасыз, өмет-ышанычларын арттырасыз, милләтне, телне яшәтәсез. Аллаһының рәхмәтләре яусын Сезгә!
Без, Илдар хәзрәт Баязитов, “Ярдәм” фонды җитәкчелеге, хәзрәтләр, “Ярдәм” мәчете әһелләре, мәхәллә кешеләре, остазбикә-абыстайлар, күрмәүчеләр, ятим балалар, гарипләр, ишетмәүчеләр, ДЦП белән авыручылар, Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары, ифтарга – авыз ачарга килгәннәр һәм Бөтендөньяда яшәүче татарлар – бар халык исеменнән Сезгә Президент буларак ышанабыз. Сез Президент булганда, бездә дә, җирдә дә, планетада тынычлык һәм үзара аңлашу, дуслык булыр, иншә Аллаһ! Бергә булыйк, бердәм булыйк. Бергәлектә көч, акыл һәм бәрәкәт!
Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургали улы! Барлык эшләрегездә уңышлар, үзегезгә, гаиләгезгә хәерле сәламәтлек телибез. Әниегезгә, туганнарыгызга безнең рәхмәтебезне, җылы карашыбызны күндерегез. Раббыбыз Сезне рәхмәтеннән ташламасын, рухи яктан гел ярдәм итеп торсын дигән догада калабыз.
Мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әлмира ӘДИАТУЛЛИНАНЫҢ Татарстан Президенты вазифаларын үтәүче Рөстәм МИҢНЕХАНОВ белән “Ярдәм” мәчетендә ифтар мәҗлесе вакытында очрашкач сөйләгән чыгышы

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык