Күптән түгел Сәйдә абыстай Аппакованың «Тузмый торган бүләк» дигән китабы басылып чыккан иде. Бу уңайдан, аңа Татарстанның беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев котлау юллады. Әлеге рәхмәт хатында мондый юллар бар:
«Хөрмәтле Сәйдә ханым!
Миңа тапшырган китабыгыз - чын мәгънәсендә мәңге тузмый торган бүләгегез өчен, озак еллар буена тирән гыйлемегез, үтемле сүзегез, акыллы киңәшләрегез һәм игелекле гамәлләрегез белән рухыбызны камилләштереп яшәвегез һәм эшләвегез өчен зур рәхмәт Сезгә! Күп төрле, күпьяклы, бай һәм күркәм татар дөньясында Сәйдә абыстай Аппакова дигән гаҗәеп күренеш булу белән без бәхетлебез.
Сезнең Татарстанда ислам динен торгызу, саклау, баету һәм үстерү хакына дистәләгән еллар дәвамында куелган фидакарь хезмәтегез, иманыбызны ныгытуга, яшь буыннарны ислам диненең әхлакый хәзинәләре рухында тәрбияләүгә, җәмгыятебездә рәхим-шәфкатьне арттыруга керткән тиңсез өлешегез олы рәхмәт сүзләренә һәм тирән ихтирамга лаек.
Динебезне алга таба үстерү юлында Сезгә көч-егәр, илһам һәм яңа иҗади уңышлар телим. Аллаһы Тәгаләнең киң рәхмәте белән киләчәк тормышыгыз исән-имин, бәхетле һәм бәрәкәтле булсын. Сезгә, гаиләгезгә, туганнарыгызга, күпсанлы шәкертләрегезгә саулык-сәламәтлек, бәхет һәм игелекле гомер насыйп итсен!
Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстан Республикасының беренче Президенты”.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар