Мәчетебез янына ап-ак машина килеп туктады да, аннан бер төркем ханымнар җыйнаулашып чыгып, гыйбадәтханәгә юнәлделәр. Биредә алар “Ярдәм” мәчете бүлмәләре белән таныштылар, күрмәүчеләрнең яшәү урыннарын карадылар.
Брайль системасы буенча бармак очлары белән Коръән укырга өйрәнү ысулларын күрделәр. Моның белән аларны мәчет мөгаллиме Идрис Хәйретдинов таныштырды. Шунысы да мәгълүм булсын: бирегә – тернәкләнү үзәгенә килүчеләр намаз укырга да өйрәнә, сүрәләр дә ятлыйлар.
Казандагы “Ярдәм” мәчетенә сәфәр кылган бу төркем Балык Бистәсе районының Котлы-Бүкәш авылындагы “Бүкәш нуры” мәчете шәкертләре иде. Аларның мөгаллимәсе – Рәмзия Гомәр кызы шәкертләренә карата бик дикъкатьле һәм игътибарлы икән. Шәкертләр арасында мәктәп укытучылары, табибәләр, элемтә-почта хезмәткәрләре һәм башка хезмәт башкарган ханымнар бар иде. Сөйләшүләреннән беленеп вә күренеп тора – намуслы хезмәт юлын узганнар алар.
Шәкертләр бирегә килүгә, мәчет намазын укыдылар. Аннары бөтенебез бергәләп, алар күчтәнәчкә алып килгән карлыган-бөрлегән кайнатмалары белән чәй эчтек, кабартма, пәрәмәчләр белән сыйландык.
Кунаклар “Ярдәм” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов, Күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова белән дә очраштылар. Үзем дә “Мөслимә” оешмасы җитәкчесе буларак, алда ниятләгән эш-гамәлләребез белән таныштырдым.
Гөлсинә, Саимә, Мөнәвәрә, Миңнегөл, Раилә, Әлфинур, Нурсанә, Рәйсә ханымнар белән бергәләп, өйлә намазын укыдык. И...Ни шатлык, җәмәгать! Бергәлегебезнең, бердәмлегебезнең кадерен белик! Һәммәсенә Аллаһының рәхмәте яусын.
Бу гүзәл затларны ак автобусны җегәрләгән шофер – машина йөртүче Илдар Низамовка да олуг рәхмәтләребезне әйтәбез.
Әлмира ҺӘДИЯ, хатын-кызларның “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы рәисе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
“Тамырларыннан аерылган кеше нинди була? Ул – биоробот!” – ди “Ярдәм” мәчете һәм “Ярдәм-Помощь” фонды җитәкчесе Илдар хәзрәт Баязитов
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!