Хөрмәт сүзе гомерне озайта

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис

БӘЙЛЕ
2015 Окт 19

Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтле бәндәләренә генә рәхим-шәфкатьле булыр.
Хәдис


Әйе, хәдистәгечә, бүгенге ветераннарның хезмәт юлы олы мәшәкатьләр белән юксынулар аша, максатка ирешүдә ныклык, сабырлык-түземлек үрнәкләре күрсәтеп үтте. Шуңа күрә дә күпләр котлауга, хәерле теләккә лаеклы да.


Үз гомеремнең дә утыз елы “Азат хатын”, “Сөембикә” журналларында эшләп узды, Аллага шөкер! Әле дә халкым, милләтем, Татарстаныбыз башкаларга үрнәк һәм өлге булса иде дигән теләктә каламын вә шуның өчен тырышмактамын.


Өч дистә еллар эчендә туган редакциямә әйләнгән журналдан миңа котлау һәм "Бәхетле" кибетеннән алырга тиешле күчтәнәч кәгазен китерделәр. Котлауның эчтәлеге белән сезне дә таныштырырга булдым.


“Кадерле Әлмира апа!
Әбиләр чуагы узып, табигать үз сылулыгын күрсәтеп калырга теләгәндәй, җете төсләре белән балкыганда, һавада торналар саубуллашып очканда, җанга күбәләк булып кунган моңсулыкны, әйдә, җилгә утыртып җибәриксәнә! Көзнең тагын бер күркәм көне бар әле! Сез дә, без дә бер-беребезне, редакциядә эшләгән елларны сагына, күрешеп сөйләшә, хатирәләргә күмелә торган Өлкәннәр көне ул! Котлыйбыз! Көннәрегез күңелле мәшәкатьләргә күмелеп узсын! Берүк авырмагыз! Белеп торыгыз: Сез һәрвакыттагыча талантлы, бик зирәк, белемле! Без һаман Сезнең тәҗрибәгә таянабыз! Сезне сагынып, бик еш искә төшерәбез!
Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә!
Сезне яратып, “сөембикәлеләр”.


Үзем дә “сөембикәлеләр”нең һәммәсенә хәерле гомер, ныклы сәламәтлек телим. Барлык ветераннарга да, ак әбиләребезгә, ак бабайларыбызга да ихласи сәламемне озатып калам.


Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, «Ярдәм” мәчете


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе