“Корстон-Казан” ДТРКсында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында, социаль юнәлештә эш итүче коммерциячел булмаган оешмаларның III Республика форумы үткәрелде.
Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның беренче урынбасары, Татарстан Иҗтимагый Палатасы әгъзасы Рөстәм хәзрәт Батров катнашты.
Биредә ясалган чыгышлардан күренгәнчә, хәзерге вакытта Татарстанда 400гә якын социаль эш белән шөгыльләнүче КБО бар. Татарстанда коммерциячел булмаган секторны дәүләт тарафыннан ярдәм итү буенча бай тәҗрибә тупланган. Бу оешмаларның республика реестры барлыкка китерелде. Аларга булышу программасы нигезендә, 2014-2016 елларда финанслау күләме 1 миллиард сумга җиткерелде.
Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов пленар утыршта чыгыш ясаганда, коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләтнең булышу чараларын камилләштерү һәм Татарстан Иҗтимагый Палатасы вәкаләтләрен киңәйтү мәсьәләсен күтәрде. Аерым алганда, Р. Миңнеханов социаль юнәлештәге КБОларга республика бюджетыннан 10 миллион сумга кадәр акча бүлеп бирергә тәкъдим итте.
“Минем гаилә шәмаиле” дигән республика проекты Рөстәм Миңнехановка күрсәтелде. Шулай ук “Ярдәм” Ислами милли хәйрия фонды проектлары да игътибарга алынды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык