Казанда - Алтын Урда җыены

Кичә - 19 мартта Казан Кирмәнендә III халыкара Алтын Урда форумы башланды.

БӘЙЛЕ
2013 Мар 20
Кичә - 19 мартта Казан Кирмәнендә III халыкара Алтын Урда форумы башланды. Чарага Англия, Сербия, Украина, Казахстан, Маҗарстан фән әһелләре җыелды. Җыенда алтмыштан артык галим катнаша.

Быелгы җыенга Кембридж университеты галимнәре дә килгән. Аларны бигрәк тә Алтын Урда чорындагы акча системы һәм нумизматика кызыксындыра икән. Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Рафаил Хәкимов сүзләренчә, Алтын Урда чорында финанс системы бик югары дәрәҗәдә булган.

"Алар беренче чиратта нумизматлар һәм күбрәк акча системасы белән кызыксына. Билгеле, бу безгә дә бик кызык. Университетта көчле галимнәр бар. Моңарчы Кембридж белән эшләгәнебез юк иде. Бүген төрле илләрдән килгән белгечләр белән шул мәсьәләгә аерым тукталып үтәсе килә. Совет чорында, соңгы елларда нумизматиканы бик яхшы өйрәнмәделәр. Хәзер шушы мәгълүматларны җыеп, бер урынга туплап, акча ничек сугылганын тикшерергә кирәк. Бәлки китап та бастырып чыгарырбыз. Алтын Урданың финанс системы Урта гасырлар өчен искиткеч югары дәрәҗәдә булган”, - диде Хәкимов.

Җыенда ике төрле конференция уза. 19-20 март көннәрендә Үзбәк хан хакимлек иткән чор турында сөйләшү була. 20 мартта Алтын Урда чорындагы акча әйләнеше һәм финанс системы темасы күтәрелер, дип көтелә.

Җыен "Үзбәк ханның хакимияткә килүе һәм аның конфессиональ сәясәте” дигән түгәрәк өстәл белән тәмамланачак, дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе