Күзләре күрмәүчеләр Сәйдәш музеенда гыйбрәт алды

Россиянең төрле төбәкләреннән Казандагы «Сөләйман» мәчетенә дини белем алырга килгән күзләре күрмәүче мөслимәләр...

БӘЙЛЕ
2012 Окт 11
Россиянең төрле төбәкләреннән Казандагы «Сөләйман» мәчетенә дини белем алырга килгән күзләре күрмәүче мөслимәләр кичә һәм бүген моң иясе – бөек татар композиторы Салих Сәйдәшевнең Горький урамындагы музеена сәфәр кылдылар. Алар белән миңа да музейның өлкән фәнни хезмәткәре Раушания Җиһангированың сөйләгәннәрен әсәрләнеп тыңлау насыйп булды.</STRONG>
Раушания ханымның сөйләвенә караганда, 1900 елның 3 декабрендә Казанның Нариман урамындагы йортта дөньяга килгән Салихка тәкъдире шактый ук катлаулы язмыш әзерләп куйган икән. Ятим Салих апасы гаиләсендә тәрбияләнә. Аның бәхетенәдер инде, җизнәсе Шиһаб Әхмәров бала күңелен аңлый белүче зыялы кеше булып чыга. Ул кечкенә Салихның музыкага һәвәслеген сизеп, аңа рояль алып бирә. Салихның тәүге укытучысы - Заһидулла Яруллин. Малайның бик яшьли сәләте ачыла. 18 яшендә инде ул оркестр оештыру дәрәҗәсенә ирешә.
1920 елда С. Сәйдәшев үз теләге белән Кызыл Армия сафларында хезмәт итә.
1922 елда Казанга кайтып, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында дирижер һәм музыкаль җитәкче буларак эшли башлый. Аның иҗади эшчәнлеге төрле якларга тарала – бер-бер артлы "Галиябану”, "Башмагым”, "Ил”, "Зәңгәр шәл” музыкаль әсәрләре туа. Ул музыкаль драма жанрында С. Габәши эзләре буенча китә.
Сөйләүләренә караганда, хәрбиләр беркәнне Совет Армиясе маршын язу өчен дәрәҗәсе көннән көн арта барган Салих Сәйдәшевка мөрәҗәгать итәләр. Ләкин ул: "Маршны яза алмыйм, чөнки мин лирик композитор”,-дип каршы килә. Хәрбиләр дә үз сүзләрендә нык тора. "Маршны язганчы без сине бу бүлмәңнән чыгармыйбыз”,-ди алар. Өч көн эчендә Совет Армиясе маршы әзер була һәм ул 1929 елның 23 февралендә тәүге тапкыр яңгырый. Марш һәммәсенең күңеленә хуш килә. Салих Сәйдәшевны Мәскәүгә чакырып, истәлекле сәгать бүләк итәләр. Аның тышына "Салиху Сайдашеву от наркома обороны СССР” дип язылган була. Раушания ханымның сүзләренчә, бу сәгатьне бүгенге көнгә кадәр тапканнары юк, ул югалган. Аның тышы гына музейда саклана. "Бәлки авыр елларда Салих Сәйдәшев аны үзе саткандыр”,-дип фаразлавын белдерде Раушания Җиһангирова. Нәкъ шушы марш аркасында татар композиторының даны бөтен Советлар Союзына тарала. 1941 елда бу марш белән кешеләрне сугышка озатканнар, 1945 елда исә сугыштан кайтучыларны каршы алганнар.
1934 елда Салих Сәйдәшев Мәскәүгә укырга китә. Ничек болай булган соң? Казанда опера театрын ачарга җыеналар. Ә аңа профессиональ музыкантлар кирәк була. Тик Мәскәүдә Салих Сәйдәшев бер әсәр дә язмый. Беренчедән, ул үзенең туган шәһәреннән, ияләнгән мохитеннән аерыла. Дөрес, ул анда Фәтхи Бурнаш белән опера яза башлый. Әмма алар бу әсәрне төгәлли алмыйлар, чөнки Фәтхи Бурнашны кулга алалар. Репрессия алды еллары була бу. Салих Сәйдәшев Кәрим Тинчурин белән эшләргә керешә. Тик аны да төрмәгә ябалар. Озакламый атып та үтерәләр. Шул рәвешле, С. Сәйдәшев диплом эшен төгәлли алмый кала. Билгеле, аңа югары музыкаль белгечлек таныклыгын бирмиләр. Ул Казанга кайта һәм театрда эшләргә керешә. Ләкин биредә инде аның иҗатташ дуслары да, якыннары да юк. Салих Сәйдәшевне сугышка алмыйлар, ул бронь белән Казанда кала. Бу чорда бихисап күп концертлар куя. Ул "Гөлнара” исемле беренче татар балетына көй яза. Тик кызганыч, аның ноталары югала һәм хәзергә кадәр дә табылганы юк.
1948 елда Жданов "О формализме в искусстве” дигән доклад белән чыгыш ясый. Ни гаҗәп, Салих Сәйдәшевнең никадәрле халыкчан булган музыкаль әсәрләренә дә формализм чире йоккан дип табыла. Аны Композиторлар берлегеннән чыгаралар, эштән куалар. Югары белеме юклыгын да исенә төшерәләр. Аның инде яңа язган әсәрләрен дә элекечә теләп алмыйлар. Дуслары аны әйләнеп уза, күрмәмешкә салыша. 1950 елда композиторга 50 яшь тула. Ләкин аны беркемнең дә билгеләп узасы килми. Шунда гади халык Салих Сәйдәшевне яклап чыга. Өлкә комитетына ишелеп хатлар килә. Кешеләр Салих Сәйдәшевка Халык артисты дигән исемнең бирелүен таләп итә. Ниһаять, аз гына соңга калып, 1951 елның 11 гыйварында Салих Сәйдәшевка "Татарстанның халык артисты” дигән мактаулы исем бирелә. Бөек композиторның фаҗигасе шуннан гыйбарәт: аны Композиторлар берлегенә дә кире кайтармыйлар, эшенә дә алмыйлар. Бу авыр кичерешләрдән соң, Салих Сәйдәшев каты гына чирли башлый. Анда яман шеш авыруы булган диләр. 1954 елның сентябрендә композиторны Мәскәүгә алып китәләр. Аңа ясалган операция уңышлы чыга. Барысы да сөенә. Хатыны Асия Казакова кунакханәгә бераз хәл алырга кайтып китә. Әмма операциянең дүртенче көнендә, бүлмәдә үзе генә калгач, Салих Сәйдәшев торып баса һәм егыла. Аның эчке әгъзаларына кан саркый. Шул рәвешле, татарның бөек моң иясе – атаклы композитор Салих Сәйдәшев 16 декабрьдә вафат була. Ул Казанга кайтарыла һәм Яңа бистә зиратында җирләнә. Салкын декабрь көнендә җеназасына бик күп кеше килгән була. Ул Габдулла Тукайлар янәшәсендә диярлек җирләнә. Салих Сәйдәшевне гүргә иңдергәч тә халык таралышырга ашыкмый. Алар: "Салих Сәйдәш маршы, Салих Сәйдәш маршы”,-дип пышылдарга керешә. Шул мизгелдә зиратта Салих Сәйдәшкә мәдхия булган марш яңгырый башлый. Бөек композитор белән хушлашырга килгән халык авыр уйларыннан арынып, айнып, җанланып китә. Зиратка җыелган барча халык шулчагында Салих Сәйдәшев үзе вафат булса да, аның әсәрләре үлемсез икәнлеген аңлап, моң тулы хисләр кичерә.
"Чынлап та, Салих Сәйдәшев халык күңелендә яши. Бүгенге көндә Казанда аның исемендәге урам, тукталыш бар. Башкаладагы Зур концертлар залы Салих Сәйдәшев исемен йөртә. Ел саен халык Кызыл Байрак авылында Сәйдәшнең туган көнен билгеләп уза”,-диде Раушания Җиһангирова. Аның сөйләгәннәрен күзләре күрмәүчеләр тын да алмыйча, гыйбрәтләнеп тыңладылар.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе