
Бүген, 12 сентябрьдә Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының "Сәләт” яшьләр үзәгендә "Мөселман яшьләре хәрәкәте: үсеш концепциясе һәм киләчәккә өметләр” дигән фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте хезмәткәрләре, төрле яшьләр оешмалары әгъзалары, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты. Әлеге чараны бүгенге көндә Казандагы "Сөләйман” мәчете имамы булып торган Илнур хәзрәт Нуриев алып барды. Һәм, әйтергә кирәк, яхшы алып барды.
Конференция "Ярдәм” мәчете имам-хатибы Раил хәзрәт Әхмәтевнең Коръән укуы илә башланып китте. Аннары сүз Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Яшьләр бүлеген җитәкләүче Айнур Әхмәтшинга бирелде. Шунысын әйтергә кирәк: Айнур Азат улы шактый кыю чыгыш ясады.
...Чит илләрдә яшьләр сугышларда катнаша. Ә без алай теләмибез. ...2000 нче елларда татар мөселман яшьләре идеологиясез, милли кыйбласыз булды. Шуңа дини кыйблабыз кабул итмәгән кануннар килеп керде. Алар тәэсирендә яшь мөселманнар үсеп чыкты. ... Бүген мөселман яшьләрен уртак максатларда үстерү сорала. Мөселман яшьләре социаль яктан файдалы эшләр белән шөгыльләнергә тиеш. Шуңа күрә без Татарстанда волонтерлык төркемнәрен оештыруны беренче урынга куйдык...
Болар Айнурның чыгышындагы берничә фикер генә. Шулардан чыгып та, аның әйтәсе килгән фикерен яхшы белеп була. Биредә иң мөһим мәсьәлә шул: яшьләребезне ялгыш юлларга алып кереп китмәсеннәр, аларга лаеклы гаилә әгъзалары булып яшәргә ирек бирсеннәр.
2 сәгатьтән аз гына авышкан дини мәҗлестә чыгыш ясаучылар күп булды. Әйтик, Чаллыдан килгән Фәрит хәзрәт Мөдәррисов исә үзенең чыгышын: "Пәйгамбәребез әйткән: Яхшы кеше шул – кем яхшы гамәлләрне күбрәк кыла”,-дип башлап җибәрде. Аннары ул: "Фундаментализм - нигез дигән сүз. Бүгенге көндә яшьләребезнең кайберләре бозылып бара, алар күбрәк ләззәт алып калмакчы була. Безнең Фәхретдинов, Тукай, Бубыйлар бар. Һәрбер кеше аларга иярергә лаеклы...”-дип сүзен дәвам кылды.
Сүз әле Диния нәзарәтенең Яшьләр бүлеге баш белгече Динар Касыймов, Спас районы Әҗмәр авылы имамы Илмир хәзрәт Иксанов, "Шәрык” клубы координаторы, мөселман тамадасы Гамил Нур, "Идел” Яшьләр үзәге җитәкчесе Ләйсән Төхфәтуллина, мөфтиятнең Хәйрия бүлеге җитәкчесе Ләйсән Дәүләтшина һәм башкаларга бирелде. Аларның чыгышындагы бер нәрсәгә илтифат итмичә булмыйдыр: яшьләребезне ислам диненә тарту кирәк, бу хәтта мөһим әйбер. Моннан барыбыз да отачак кына.
Гамил Нур эшләрендә профессионализм ягыннан һәркемгә үрнәк санала, шулай ук заманча технологияләрнең теләсә нинди ситуацияләрдә актив куллана белә. https://vk.com/gamilnur
Хатыйп ГӘРӘЙ