Саба районы мәчетләрендә эшләүче 17 абыстай «Ярдәм» мәчетендә кунакта булды. Аларның остазбикәсе – Рәфидә Гафиятуллина. Ул элек укытучы булган, мәктәптә балалар укыткан. Бу төркемдә табибәләр, бухгалтерлар, укытучылар һәм башка күп төрле һөнәр ияләре бар.
Бу төркем моннан 6 ел элек мәчеткә ислам дине йолаларын өйрәнергә йөри башлаган. Аллага шөкер, хәзер үзләре Коръән укыйлар, хәтта Коръән хәтем кылалар, ягъни изге китапны тулысынча укып чыгалар. Әлеге мөслимәләрнең күбесе хатын-кыз мәетен озатканда абыстайлык вазифасын да башкара.
Сабадан килгән гүзәл затлар “Ярдәм” мәчетендә белем алучы күрмәүчеләрнең уку рәвеше белән дә таныштылар. Ә инде Башкортстаннан килгән күрмәүче Равия Рамазанованың “Минем дә күрәсем килмиме?” дигән шигырен тыңлагач, Саба мөслимәләренең күзләре дымланды, анда эре яшь бөртекләре күренде.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык