"Ярдәм" хәйрия фондының 10 мөһим гамәле. Еллык нәтиҗә.

Ниятләгән эшләребез, ел башында алга куйган максат-бурычларыбыз, Аллаһ ярдәме белән, тормышка ашты дияргә була.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 31

Узып баручы 2015 ел «Ярдәм» Милли Ислам хәйрия фонды өчен уңышлы булды, шөкер. Ниятләгән эшләребез, ел башында алга куйган максат-бурычларыбыз, Аллаһ ярдәме белән, тормышка ашты дияргә була. Социаль проектларны тормышка ашыруда мәрхәмәтле җирле халыкның гына түгел, дәүләт җитәкчелегенең дә өлеше зур. Фонд җитәкчелеге исә югары бүләкләргә ия булды. Бер яктан әлеге проектларның гамәлгә аша баруы күңелне сөендерсә, шул ук вакытта җәмгыятьнең социаль яклауга мохтаҗ катламына ярдәм күрсәтү идеясен үстерәдә яңадан-яңа үрләр яулый баруыбыз тагын да югарырак максатларга әйди. Илдәге икътисадый кризис булуына карамастан, мөмкинлекләре чикле булганнарга ярдәм кулы сузуның тагын да яңа ысулларын тормышка ашыруга өметләр уята.
Ел ахырында һәр оешма үзенең еллык эшчәнлегенә йомгак ясый. Без дә 2015 ел төгәлләнергә санаулы көннәр генә калып барган шушы мизгелдә, “Ярдәм” Милли Ислам хәйрия фонды тормышыннан, үзебез өчен мөһим дип санаган вакыйгаларның унысын искә алып узарга булдык.
1. “Гаилә учагы” ятимнәр йорты ачылды.
2015 нче елның тәүге көннәрендә Теләче районының Иске Җөри авылында гаилә тибындагы ятимнәр йорты ачтык. Анда республиканың төрле төбәкләреннән җыелган, 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәр булган 11 бала яши. Якын арада әлеге йорт тагын 6 ятимне кабул итәргә әзерләнә. Димәк, тиздән биредә 20 ятим бала үз гаиләсен табачак. Әлеге ниятебез күптән булса да, Ислам үсеше банкы ярдәме белән ул быел тормышка аша. Билгеләп узасы килә, республиканың төрле төбәкләреннән җыелган, кече яшьтә булуларына крамастан авыр сынауларга дучар булган балалар, ел дәвамында яңа гаиләләренә ияләнеп, Әниләре Мәликә ханымны яратып, үз итеп яшиләр. Приютта эшләүче белгечләр күңел җылысына төреп аларны тернәләндерергә, тормышка җайлаштырырга тырышалар. Моның өчен аерыб бүлмәләр каралган. Массаж, релакс, уен бүлмәләрендщ балалар аеруча яратып шөгылләнәләр. Менә шул җылы мөнәсәбәт үзе үк аларның бозылган психикаларын күпмедер дәрәҗәдә үз эзенә сала да инде. Бүгенге көндә, шөкер, аларның җанында инде бу дөньяда үзен яратучы, кайгыртучы кешеләр барлыгына ышаныч туды. Шулай булмый мөмкин дә түгел, балалар олы тормыш юлына чыкканда югалып калмасын өчен, “Ярдәм” фонды аларның һәрберсенә юридик ярдәмен дә әзерләде. ММЧның эшчәнлеге нәтиҗәсендә әлеге балалар йорты ачылу республика күләмендә генә түгел, Рәсәй күләмендә зур вакыйгага әйләнде.
2. Фондның вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова ТР президентыннан “Ел хәйриячесе “ бүләген алды.
Агымдагы елның март аенда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов “Ярдәм” фондын , аның вице-президенты Мәликә Гыйльметдинова йөзендә “Ел хәйриячесе “ республика конкурсы кысаларында бүләкләде.
Шулай итеп, Татарстан президенты “Ярдәм” фондының сукырлар, ятим һәм халыкның башка яклаусыз калган катламы белән социаль эшчәнлеген югары бәяләде. Билгеләп үтәргә кирәк, “Ярдәм” фондының күп кенә проектлары Мәликә Гыйльметдинова җитәкчелегендә тормышка ашырыла.
Ул “Күрә торганнарга күрә алмаучылар хакында” дип аталган уникаль
китап авторы. Әлеге китапта сүз мөмкинлекләре чикле кешеләрне тәрбияләу хакында бара. Аны үзенә күрә уку әсбабы дип атарга мөмкин.

3. “Ярдәм” мәчете Казанның культ объектлары арасында 1 урынны яулады.
“Ярдәм” фондының тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсендә,“Ярдәм” мәчете конкурста беренче урынны алып Казанның ин яхшы культ объекты дәрәҗәсенә ия булды. Кокурс агымдагы елның октябрь аенда старт алган иде. Анда барлыгы 25 православие чиркәве һәм 31 мәчет катнашты.
Нәкъ менә “Ярдәм” Милли Ислам хәйрия фондының штаб-фатиры урнашкан мәчет жюри игътибарыннан читтә калмады.
Кабаттан безнең эшчәнлекнең җәмгыять өчен мөһимлеген ассызыклап,Ул мәчетнең социаль хезмәтен югары бәяләде.


4. “ Тугынчы квартал” журналы версиясе буенча Фонд советы рәисе Илдар Баязитов “Ел кешесе” исеменә лаек булды.
Фонд советы рәисе, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы Илдар Баязитов
“ Тугынчы квартал” журналы версиясе буенча, “Ел кешесе -2014” исемен алды. Ул «Социаль бизнес» номинацииясендә җиңүче булды. Әлеге премия быел 11 тармак номинациияләре буенча бирелде. Алар арасында, гадәттәгечә, “Ел инвесторы”, “Ел сәнагатьчесе”
«Ел Девелоперы », «Ел иминиятчесе», «Ел Банкиры », «Ел Автодилеры», «Itда ел кешесе », «Ел Ритейлеры », «Телекоммуникацияләрдә ел кешесе » һәм «Ел ачышы».
Шулай ук экспертлар тарафыннан “Ел кешесе” сайланып махсус партнер номинациясе булдырылды.
5. «Зурказан» типографиясе Луи Брайль системасы буенча тәфсирләр җитештерә башлады.
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фондының «Зурказан» типографиясендә Луи Брайль системасы буенча татар һәм рус телләрендә тәфсирләр ( Изге Коръәнгә комментарияләр) җитештерелә башлады. Шулай ук, Брайль буенча җитештерелүгә Коръән үзе дә әзерләнде. Мона бәйле Россия һәм СНГ илләре сукырлары Изге Коръәнле булып кына калмыйча, аның мәгънәсенә төшенә алачаклар. Үзләре үк аның тәрҗемәсен укып Аллаһы Тәгаләнең сүзләрен турыдан-туры аңлый алачаклар. Изге китаплар “Ярдәм” мәчете каршындагы укыту-тернәкләндерү үзәгендәге сукырларга гына түгел, ә андыйлар өчен булган китапханәләргә дә җибәреләчәк. Димәк, безнең типография хезмәте аша, дөньяны үз күзләре белән күрә алмаучылар да Коръән укый алачаклар.
6. “Ярдәм” фонды иң авыр категория инвалид булган, сукыр һәм саңгыраулар (ишетә һәм күрә алмаучы) белән тернәкләндерү шөгылләре алып бару өчен кирәкле җиһазлар сатып алды.
Агымдагы елдан “Ярдәм” Фонды тагын бер категория инвалидларны
үз кайгыртучанлыгы белән колачлады. Ул бер үк вакытта ишетә һәм күзләре белән күрә алмаучылар. Сүз дә юк, мондый категория инвалидлар белән эшләү тагын да авыррак, аларны тернәкләндерү өчен кирәкле җиһазлар исә бик кыйммәт тора. Шулай булуга да карамастан, безнең өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан бу дөньяга яратылган һәрбер кешенең язмышы мөһим. Инвалидмы ул, яки сәламәт кешеме, бу дөньяда шәфкатьлелек һәм мәрхәмәт дигән олы хисләр барын аңлап яшәргә тиеш дип саныйбыз. Яшәүнең мәгънәсенә, традицион кыйммәтләрнең асылына төшендерергә тырышабыз.
7. “Ярдәм” фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Республика бүлекчәсе белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Без моңа кадәр дә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Республика бүлекчәсе белән хезмәттәшлек итә килдек. Ә узып баручы елда җәмгыять белән үзара хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Шул рәвешле без хезмәттәшлекне тагын да ныгыттык һәм озак чорга үзара хезмәттәшлекнең аспектларын билгеләдек.

8. “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов «Собака» айлык культ журналы сайтында “Топ-50. Казанның иң танылган кешеләре 2015” арасында “Социаль өлкә” номинациясендә җиңеп чыкты.
Ел азагында фонд советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитовны тагын бер мөһим вакыйга көткән икән. 11 декабрьдә «Собака» айлык культ журналы сайтында “Топ-50. Казанның иң танылган кешеләре 2015” премиясендә катнашучылар өчен тавыш бирү тәмамланды. “Социаль өлкә” номинациясендә 5 номинанат арасында иң күп тавыш белән “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов җиңеп чыкты.
Әлеге журналына биргән соңгы әңгәмәсендэ Илдар хәзрәт Баязитов “Ярдәм” фондында башкарган күпкырлы социаль эшчәнлеге хакында сөйләде. Хәзрәт билгеләп узганча, фонд үзенең химаячеләре тырышлыгы белән торак проблемалары булган күп балалы гаиләләр өчен , республиканың Чирмешән һәм Аксубай районнарында яшәү урыннары, ягъни торак йортлар булдырды. “Ярдәм” хәйрия үзәгендә Илдар хәзрәт Баязитов җитәкчелегендә ишетүдән, күрүдән мәхрүм булганнар, ДЦП аутизм диагнозлары булган сабыйлар хәм даун-балалар белән реабилитация эшләре алып барыла.
Якын көннәрдә Татарстан буенча гына түгел, Россия күләм пилот проектына старт бирерлер дип көтелә. Аның максаты - сукыр хәм чукраклар белән эшләү. Моның өчен инде махсус җихазлар комплектацияләү буенча эшләр башланган.
Әйтергә кирәк, фонд ятим балаларны да онытмый. Югарыда телгә алынган Теләчедә урнашкан балалар йортында тәрбияләнүче инвалид сабыйлар хәрвакыт тар белгечле табибларга мохтаҗлыктан, аларны Казанга күчерү планлаштырыла. Теләчедә исә , киләчәктә картлар йорты булачак.
Фонд эшчәнлегенең тагын бер юнәлеше – ул, наркотикларга, алкогольгә бәйлелекләре булган кешеләр һәм аларның гаиләләре белән эшләү, аерым тернәкләндерү программалары алып бару. “Ярдәм” наркотикларга каршы көрәш союзында тора.

9. “Ярдәм” фонды җитәкчелеге инициативасы белән Милли хәйриячеләр берлеге булдырылды.
Русиядә “Милли хәйриячеләр берлеге барлыкка килде. Аны тәкъдир итү декабрь башында Казанның “Корстон” сәүдә - күңел ачу үзәгендә булды. Чарада танылган хәйриячеләр, шул исәптән “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды советы рәисе , НСБ милли хәйриячеләр берлеге президенты Илдар Баязитов, “Болгар” фонды рәисе Фәрит Мифтахов, профессор Айдар Хөбетдинов һәм башкалар чыгыш ясады.
НСБ Милли хәйриячеләр берлегенең төп максаты – бөтен Русиядә, халыкның милләтенә, гражданлыгына, диненә карамастан, хәйриячелекне һәм социаль хезмәтчәнлекне үстерү. Оештыручылар фикеренчә, ул аерым эшләүче хәйрия фондларын, коммерциягә бәйле булмаган, шулай ук иҗтимагый оешмаларны үзендә берләштерергә тиеш.

10. Әстерхан өлкәсендә “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының тулы вәкаләтле вәкиллеген ачу.
“Ярдәм” Милли ислам хәйрия фонды регионнарга чыга. Бу Татарстаннан читтә ачылган беренче тулы вәкаләтле вәкиллек.
Башка регионнарда ярдәмчел бүлекчәләр ачу кирәклеге күптән уйланабыз инде. Русиянең Мәскәү, Санкт-Петербург, Саратов, Самара шәһәрләрендә, һәм башка төбәкләрдә дә мондый ярдәмчел бүлекчәләр ачу күздә тотыла.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе