
Кичә, ягъни 19 майда Казандагы «Мәрҗани” мәчетендә бу гыйбадәтханәнең төзелүенә 250 ел тулуга багышланган “Азан авазы” дигән бәйге үткәрелде.
Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Ислам мәдәния үзәге, Казанның “Әл-Мәрҗани” җәмигъ мәчете һәм башкаланың Вахитов вә Идел буе районнары оештырды. Идел буе федераль округы күләмендә уздырылган конкурста катнашучылар 4 яшьтәге төркемгә бүленеп ярышты.
“Мәрҗани” мәчетенең имам-хатибы Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең сүзләренчә, әлеге бәйгене оештыручылар күңеленә мәктәп укучыларының катнашуы аеруча хуш килгән. Бу конкурска килүчеләрнең яхшы әзерлектә булуы - шулай ук мөһим вакыйга.
-Яшьләр үз тарихын белергә тиеш. Әлеге конкурс ярдәмендә балалар Ш. Мәрҗанине һәм дөньядагы татарлар өчен төп гыйбадәтханә булган Казанның Җәмигъ мәчете тарихын аңлый башлады,-диде Мансур хәзрәт.
Әлеге бәйге вакытында “Ярдәм” мәчетендә дини белем алучы балаларның аеруча әзерлекле булуы ачыкланган. Шуңа күрә дә аларның күбесе бүләкле урыннарга лаек булган.
3 яшьтән 7 яшькә кадәрлеләр арасында “Ярдәм” мәчетендә гыйлем туплаган Зәкәрия Давудов беренче урынны, Мөхәммәд Сангаков икенче урынны алган.
8 яшьтән 13 яшькәчеләр арасында беренче урынны шушы ук гыйбадәтханәдән Мостафа Сангаков, өченче урынны исә Инсаф Вәлиев яулаган.
14 яшьтән18 яшькәчеләр арасында икенче һәм өченче урыннарны Аятулла Мәхмүтов белән Марсель Ибраһимов бүлеште.