Гөлназ Газимова (чәчәкле күлмәктән) һәм аның сеңлесе Ләйсән Якупова Казанга Әтнә районыннан килделәр. Аларның максаты – балаларга ислам дине буенча тирән белем бирү.
Гөлназның улы Гадел һәм кызы Алинә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керделәр. Ләйсәннең кызы Динә исә кызлар гимназиясенә укырга керде. Ике гаиләнең дә әти-әниләре Россия Ислам институтының икенче курсында белем ала. Аларның тормыш иптәшләре – шәхси эшмәкәрләр, хәләл ризык җитештерәләр.
“Безгә шушындый бәхетле иман юлына керергә киң итеп ишекләрен ачкан өчен Раббыбызга чиксез рәхмәт. Бу юлларыбыз дәвамлы һәм бәрәкәтле булсын иде”,-диде бу сөйкемле ханымнар.
Алар “Ярдәм” мәчетенә килеп, сәдакаларын салып, догалар кылып, намаз укып киттеләр. Без дә һәммәсенә саулык-сәламәтлек, уңышлар телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган