Минем исемем – Гөлфия Рәфыйк кызы Җиһаншина. Мине сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен авыр тормышым этәрде. Мин 2004 елда 9 катлы йорттан егылып төштем. 9 елдан артык инде сиртмәле арбада (коляска) утырам. 9 елдан артык өйдә бикләнеп яшим. 9 нчы катта торам. Ә лифт 8 катка гына йөри. Янымда бер кемем дә юк. Атнага ике тапкыр социаль хезмәткәр ипи һәм сөт китерә, калдыкларны урамга чыгара. Ирем мине шул хәлгә җиткереп, йөргән хатынына чыгып китте, балалардан да качты ул. Бер малаем 14 яшьтән наркоман, хәзер икенче тапкыр утырттылар. Башта – 3 елга, хәзер – 2 елга. Ул бер кайда да эшли алмады. Тагын бер олы малаем бар. Ул өйләнгән, ике баласы бар. Мине судта йөртте. Ул миннән фатир бүлә. Судьяларны сатып алды, суд миңа 1 миллион сум акча түләргә ясады. Ә мин беренче группа инвалид.
Бирергә акчам юклыкны белсәләр дә, мине урамга куып чыгардылар. Мин 1 атна буена күршеләрдә яшәдем. Аннары кечкенә улымны милиция тотып япкач, өемдә тора башладым.
Хәзерге вакытта авыртуым көчәйде. Дәвалану өчен кыйммәтле дарулар алдырам. Ашарга алырга, фатирга түләргә акчам юк.
Июльдән бирле тәннәремне дәвалау белән шөгыльләнәм. Миңа табиблар: "Күп ятканнан тән бозыла. Сезгә "Велотренажер со ступенодержателем» дигән нәрсәне алырга тырышырга кирәк”,-диделәр.
Зинһар, миңа шул тренажерны алырга булышмассызмы? Ярдәм итә алсагыз, мин бик рәхмәтле булыр идем. Бәлки әз булса да, алга барыр идем. Пенсиям мине юындыручы, җыештыручыларга китеп бара. Сау булыгыз, зинһар, мине ташламагыз!

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел