Узган шимбәдә (23 апрель) Казандагы “Ярдәм” мәчетендә гыйбадәтханәнең ишегалдын, якын-тирәне чистарту өмәсе үткәрелде. Анда мәчеткә намаз укырга йөрүчеләр, курсларда белем алучылар, гыйбадәтханә хезмәткәрләре, Юдинодагы ДЦП белән авыручы инвалидлар җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Мәхәллә халкы биредәге тротуарларны себерде, җирне тырмалап, аны төрле чүп-чардан чистартты. Рәхимҗан Сөләйманов исә яшь агачлар төбенә казык кагып, каерылмаслык итеп, аларны бәйләп куйды (сез аны рәсемдә дә күрәсез). Ә инде мөселман кардәшләр 2 гектарлы мәчет биләмәсен чүпләрдән арындыргач, койманың арткы ягындагы территорияне дә чистарттылар.
Аларга монда белем алучы күрмәүчеләр көч-куәт биреп, эшкә рухландырып тордылар.
Бу уңайдан мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов: “Без ел саен апрель аенда мәчетне чүп-чарлардан чистарту эше белән шөгыльләнәбез. Ник дигәндә, ислам диненең асылын чисталык тәшкил итә. Киләчәктә дә бу эш белән шөгыльләнәчәкбез, Аллаһы боерса”,-диде.
Мәхәллә халкы бергәләп өйлә намазын укыгач, биредә пешерелгән хуш исле пылаудан авыз итте, бу гамәлләрдән канәгать калып, өйләренә таралышты.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык