Иртәгә "Якупов укулары" башлана

4 сентябрьдә Россия ислам университетында икенче мәртәбә “Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

БӘЙЛЕ
2013 Сен 03
4 сентябрьдә Россия Ислам университетында икенче мәртәбә "Якупов укулары” фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.

 Әлеге чара узган ел 19 июль көнне фаҗигале төстә вафат булган киң танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Вәлиулла хәзрәт Якупов эшчәнлегенә багышлана. Тирән белемле мәгърифәтче, дин әһеленә быел 50 яшь тулган булыр иде.

1963 елның 4 сентябрендә дөньяга килгән Вәлиулла Якупов – йөздән артык китап авторы, "Иман” ислам мәдәнияте үзәгенә нигез салучы. "Иман” нәшриятының мөхәррире, шулай ук 1993 елдан башлап "Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсенә яңа сулыш өреп җибәрүче. Аның җитәкчелегендә XVIII йөзнең тарихи һәйкәле – Апанай мәчете торгызылды.

В.Якупов – тарих фәннәре кандидаты, Апанай мәчете имам-хатыйбы, Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы әгъзасы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм фән бүлеге мөдире, РФ Юстиция министрлыгының Дәүләти дини экспертиза үткәрү буенча Эксперт советы рәисе урынбасары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының мөселман оешмалары белән бәйләнеше буенча Консультатив совет әгъзасы, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Ислами тикшеренүләр үзәге фәнни хезмәткәре иде, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе