Кем ата-анасына хөрмәт күрсәтә, Хак Тәгалә шуның гомеренә игелекне арттыра.
Хәдис
Яңа ел таңында тагын шатлыклы хәбәрләр килеп иреште. Игелекле балалар тәрбияләгән анага – Сания Шәрәфетдин кызы Баязитовага 80 яшь тулган икән. Әлеге Ана - “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның, Мәликә Гыйльметдинова, Земфира Юнысованың да әнисе. Ошбу кавем элек-электән игелек һәм изгелек таратучы нәселдән. Сания ханымны тәбрикләргә “Сөләйман” мәчете остазбикәләре дә, шәһәребезнең мөселман хатын-кызлары да килгән иде.
Котлау мәҗлесен “Ярдәм” мәчете хәзрәте Рамил Ибраһимов Коръән укып башлады. Һәрберсенең рәхмәт сүзләре күп иде. Үзара татулык, аңлашу хисе күңелгә рәхәтлек өсти. Әлеге Ананы олылап, аның кияүләре, киленнәре дә Сания ханымга карата хөрмәтләү хисләрен белдерделәр. Кодаларының берсе Сания Анага рәхмәтен әйтеп, намаз укырга өйрәткән өчен җылы теләкләрен әйтте. Оныклар да дәү әниләренә рәхмәтләрен белдерде.
Котлаулар җыр-моң белән аралашып барды. Кытайда туып-үскән Базарбай Бикчәнтәев, моң дәрьясын үзенә җыйган Ринат Вәлиев, җырчы Руслан Баһадур аналар хакында күп җыр башкардылар. Үзем дә яраткан җырым “Азамат”ны анага бүләк иттем. Туган як кадере, ил иминлеге сагында да аналар тора бит.
Әнисен котларга дип, Теләче районы Иске Җөри авылындагы балалар белән Мәликә ханым Гыйльметдинова да килгән иде. Балалар әбиләренә үзләре ясаган эшләнмәләрен бүләк иттеләр. Кичәдә Сания ханым үзенең васыятен, игелекле сүзләрен балаларга, яшьләргә җиткерде.
Кичәне артист Рамил Миңнегалиев алып барды. Саубуллашканда исә Рамил хәзрәтнең догасы бәрәкәтендә, Сания анага һәм аның ул вә кызларына, бер-беребезгә хәерле гамәлләр, бәхет-сәгадәт, тынычлык-иминлек теләп таралыштык. Минемчә, Җир күчәрен Сания ханым сыман хөрмәтле вә ихтирамлы Аналар да саклый шикелле.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар