Илдар хәзрәт Баязитов бу көннәрдә Мәскәүдә үткәрелүче конференция эшендә катнаша

“Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов бу көннәрдә ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча Мәскәүдә үткәрелүче конференция эшендә катнаша.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 24

“Ярдәм” фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов бу көннәрдә ВИЧ/СПИД мәсьәләләре буенча Мәскәүдә үткәрелүче конференция эшендә катнаша.

Кичә Мәскәүдә “Роспотребнадзор” БМО белән бергәләп берләштерелгән программа нигезендә оештырылган, ВИЧ/СПИДка багышланган бишенче Халыкара конференция үзенең эшен башлады. Ул Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә ВИЧ авыруын дәвалау һәм профилактикалау темасына багышланды.

Конференциягә 79 илдән 2500 гә якын делегат килгән иде. Алар арасында бөтен дөньяда танылган галимнәр, сәясәтчеләр, активистлар, әйдәманнар бар иде.

РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец: «Безнең бүген ВИЧ/ СПИД эпидемиясе таралуны чикли һәм бу авырудан үлемне киметә торган барлык мөмкинлекләр дә бар. Россиядә 1987 елдан алып бүгенге көнгә кадәр 1 миллионнан артык кеше ВИЧ эпидемиясен эләктергән, дип теркәлгән, авыруларның 212 меңе вафат булган. Безнең алда һәм барлык дөнья җәмәгатьчелеге алдында биниһая зур бурычлар тора. Бүгенге көн тәртибендә дәвалануның бәясен төшерү мәсьәләсе тора. Дәвалану бәясенең югары булуы аңа мохтаҗ булган күп санлы кешеләрне чикли. Бүгенге көндә ВИЧтан дәваланучыларның саны без теләгәннән артык күп түгел. Шулай да мин бергәләп ВИЧ/СПИД кебек бу җитди мәсьәләне хәл итүдә яңа алымнар табарбыз, дип ышанам ”,-дип белдерде.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы исеменнән БМОның Генераль Секретаре урынбасары, ВИЧ/СПИД буенча БМОның Берләштерелгән программасының Башкарма директоры Мишель Сидибе чыгыш ясады. Ул: “Яңа максатларга туры китереп, без Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә барлык прогрессив ысулларны кулланырга тиешбез, чөнки беркемне дә эпидемиягә каршы торуда игътибардан читтә калдыра алмыйбыз. Бу безгә төбәктә ВИЧ-инфекциянең яңа очраклары үсешен туктатырга һәм 2030 елга әлеге авыруны авызлыкларга мөмкинлек бирер”,-диде.

РФнең Баш дәүләти санитар табибәсе, конференцияне оештыру комитеты рәистәше Анна Попова бу җыелуның төбәк өчен үтә мөһим булуына тукталды. “2014 елдагы дүртенче конференциядә без туктап калмаска, киләсе конференциягә кадәр тырышып эшләргә дигән карар кабул иткән идек. Һәм бу ике ел эчендә киеренке рәвештә эшләдек: без оештыру комитетының утырышларын, симпозиумнар уздырдык. Аларда танылган галимнәр, экспертлар катнашты. Бу бишенче Конференция элек оештырылганнарыннан күләмлерәк булып чыкты: анда 79 илдән 2467 делегат катнаша. Бу ел стипендияләр саны буенча да рекордлы: алар 525 кешегә бүлеп бирелде. Программага иң мөһим мәсьәләләр кертелгән, алар кабул ителгән карарларның файдасын күрергә мөмкинлек бирер һәм төбәктә әлеге эпидемиягә каршы торучанлыкны күтәрер. Безгә бу эштә эпидемиягә каршы торырга булышучы фәнни берләшмәләрнең, дини оешмаларның һәм гражданнар җәмәгатьчелегенең катнашуы мөһим. Безнең форум үткәндәге эшләргә нәтиҗә ясарга һәм алда булачакларына стратегик бурычлар кабул итәргә мөмкинлек тудырыр. Бишенче Конференция файдалы стратегия эшләнмәсенә юнәлдерелгән тырышлыкларны берләштерергә, шул ук вакытта дәвалауны һәм профилактиканы арттырырга ярдәм итәр”,-диде А. Попова.

Конференциядә чыгыш ясаучылар күп булыр, дип көтелә. Анда 350 эксперт чыгыш ясаячак. Әлеге форум өч көн дәвам итәчәк.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе