Динеңдә ихласлы бул, аз гамәлең дә синең өчен җитәрлек булыр.
Хәдис
Хөрмәтле милләттәшләребез, дин кардәшләребез, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары. Сезләрне Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйбыз, хәерле сәламәтлек, уңышлар телибез!
Әйе, Ватан сугышы күп афәтләр, бәхетсезлекләр, әрнү-җәфалар китерде.
Русиядәге һәм көньяк җөмһүриятләрдәге һәр йортка зур югалтулар янады. Татарстаныбыздан киткән сугышчылар илбасарларга каршы батырларча көрәште. Һәр районнан меңнәрчә якташларыбыз сугышка китте, алар дошманга каршы аяусыз орышты. Ир-атлар белән бергә хатын-кызлар да сугышчылар сафына басты, яу кырында алар төрле вазифа үтәде: санитар, табибә, очучы да, пулеметчы да, элемтәче дә һәм башка һөнәр ияләре дә булдылар. Советлар Союзы каһарманы, очучы Мәгубә Сыртланованың, партизанка Чәчкә Заһированың батырлыклары да сокландыргыч! Рухлары шат булсын инде!
Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән парадта Президент В. В. Путин янында татар галиме, академик Мәхмүт Гәрәевнең булуы аеруча шатлыклы хәл иде. Гомумән. Җиңүнең 70 еллыгы Бөтенрусиядә һәм Татарстаныбызда бик югары дәрәҗәдә үтте.
Йөрәкләрдә ачу катыш әрнү булса да, халкыбыз үзенең каһарманнарын зурлап, олылап, хөрмәтләп искә алды. Исәннәргә саулык-сәламәтлек бир, Раббым! Ә вафатларның һәм һәлак булганнарның рухларын шат кыл, Аллаһым.
Әлмира ҺӘДИЯ

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык