Баһдадның төньяк, көньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә 5 машина шартлаган. Бу районнарда күпчелекне шигыйлар алып тора, дип хәбәр иткән AFP журналисты. Шулай ук Баһдадның үзәгендә дә шартлау булган, дип хәбәр иткән бер каләм иясе.
Болардан тыш, илнең төньягындагы Киркүк каласында да шартлау булган, бер юл кырыенда полиция башлыгы сакчысы янында шартлагыч матдә хәрәкәткә китерелгән. Баһдадның төньягындагы Тарния каласында берәү шулай ук полиция участогына һөҗүм иткән.
Бу шартлаулар буенча беркем дә җаваплылыкны үз өстенә алмаган.
Белгечләр Гыйракта соңгы вакытлардагы шартлауларны сөнниләр белән шигыйлар арасында килеп чыккан низаглар белән бәйлиләр. Илдә Сәддам Хөсәен Президент булган чорда дәүләттәге мөһим җитәкче урыннарда сөнниләр утырды. Гыйракта химик корал ясыйлар дигән сылтау белән АКШ бәреп кергәч, бу җөмһүрияттә сөнниләрне шигыйлар кысрыклый башлаган. Шул рәвешле, илдә тынычлык бетте, чөнки Америка ислам дине вәкилләре арасына чөй какты.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бер хәзрәт авызыннан
«Ураза ае Рамазан»
Рамазан фазыйләтенә багышланган