Финанс министрлыгы кешеләрне пенсиягә соңрак чыгару өч елда 620 миллиардтан алып 1.3 триллион сумга кадәр акчаны янга калдырачак дип санап чыгарды.
Киләсе елда бюджетка кырыс экономия кирәк булуы сәбәпле Финанс министрлыгы пенсиягә чыгу вакытын озайтуны һәм 2016 елда бюджет оешмаларында эшләп пенсиягә чыкканнарга айлык түләүгә индексация ясамауны тәкъдим итте. Шулай ук эшләгән пенсионерларга пенсия түләмәү тәкъдим ителә.
Июнь аенда министр Антон Силуанов якын арада пенсиягә чыгу яше арттырымлаячак дип белдергән иде. Нефть бәяләре төшү сәбәпле 2016-2017 елларда бюджет дефициты 3 триллион сум булыр дип фаразлана. Финанс министрлыгы кешеләрне пенсиягә соңырак чыгару өч елда 620 миллиардтан алып 1.3 триллион сумга кадәр акчаны янга калдырачак дип санап чыгарды.
Шул ук вакытта Русия үзләрен "Донецки халык республикасы" дип атаган төбәккә ай саен 2.5 миллиард сум күчереп тора, дигән хәбәрләр бар.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Дуслар
Килен - кайнана
Рухи чисталык