Төркиянең Үзәк сайлау идарәсе Эрдоганның җиңүен игълан итте. Яңа Илбашы үз чыгышында халыкны "яңа Төркия" белән котлады, милләт һәм дин аермалыкларына карамастан, "бердәм" булырга чакырды.
Якшәмбе көнне узган Президент сайлавында Гаделлек һәм Тәрәккыять фиркасе рәисе, моңарчы премьер-министр булган Рәҗәп Таййип Эрдоган күпчелек тавыш белән беренче турда Төркия Президенты итеп сайланды. Төркиянең Үзәк сайлау идарәсе, 24 августка билгеләнгән икенче турга сайлау кәгазьләре бастырылмаячак, дип белдерде.
"Тавышларның 99% саналды. Эрдоганның җиңүен раслыйбыз", диде сайлау идарәсе рәисе Сади Гүвән якшәмбе кич.
Намзәтләрнең берсе дә 51% тавыш җыя алмаса, сайлауның икенче өлеше үтәр иде.
Эрдоган үз чыгышында үзе өчен тавыш биргән һәм бирмәгәннәргә рәхмәт әйтеп, "яңа Төркия" белән котлады. "Дошманлыкны иске Төркиядә калдырыйк, дин һәм милләткә карамыйча "яңа Төркиядә" бердәмлеккә таба адым ясыйк", диде Эрдоган. Яңа сайланган президент Госманлы солтаннары тәхеткә утырыр алдыннан йөргән Әйүп мәчетенә барып шөкер намазы кылды, дип хәбәр итә Төркиянең мәгълүмат чаралары.
Төркиядә тавыш бирү хокукына 53 миллион кеше ия. Сайлауга шуларның 77% килгән. Беренче турда җиңәр өчен намзәткә 51% тавыш алу кирәк иде.
Президент вәкаләтләрен арттырырга теләгән Эрдоган киләсе елда парламент сайлавына кадәр Конституцияге ул маддәне үзгәртә алмаячак, дип фаразлана. Гаделлек һәм Тәрәккыять партиясе парламентта күпчелеккә ия түгел. Шуңа күрә киләсе елда үтәчәк парламент сайлавының да әһәмияте зур булачак.
Эрдоган Төркия җөмһүриятенә нигез салган Мостафа Кемал Ататөректән соң ил белән озак идарә иткән беренче Илбашы булачак. Аның ике тапкыр бишәр елга Президент итеп сайлану хокукы бар. Быел Төркия җөмһүрияте тарихында беренче тапкыр Президентны халык сайлады дип хәбәр итте "Азатлык.орг".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар