2013 Май 23
Бүген, 23 май көнне Казанда «Милли тормыш һәм дин» IV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы башланып китте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында форумда катнашучыларны теркәү дәвам итә. Хәзерге вакытка Төмән, Свердлау, Курган, Чиләбе, Ульяновск, Самара, Саратов, Иваново, Мәскәү, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Оренбург, Ростов, Рязань, Владимир, Иркутск, Калининград, Кемерово, Киров, Волгоград, Пенза, Кострома, Тверь, Смоленск, Әстерхан, Ярославль өлкәләреннән, Башкортстан, Татарстан, Чувашия, Мари Эль, Мордовия, Бурятия, Удмуртия, Коми республикаларыннан, Алтай , Пермь, Забайкальский, Красноярск, Ставрополь краеннан 600дән артык мөфтиләр һәм имам-хатыйблар килде инде. Быелгы IV Форумда, башкаларыннан аерма буларак, Казахстанның Семи шәһәреннән дә имам катнаша.
Көннең икенче яртысында Форум эшендә катнашучылар дүрт: "Татар дөньясында рухи мирасның әһәмияте”, "Ислам дине һәм мәгърифәт”, "Ислам дине һәм гаилә тәрбиясе”, "Ислам дине һәм татарның милли үзаңы” секцияләренә бүленеп эшләрен башлап җибәрделәр.
Кичен Казан кунаклары Г.Камал театрында З.Зәйнуллинның "41-нең арбалы хатыннары” спектакльен караячаклар.
Иртәгә, 24 май көнне форумның пленар утырышы узачак. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашыр дип көтелә.
25 май көнне форум делегатлары "Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар.
Гөлназ ШӘЙХИ, "Татар-информ"