Дөньядагы беренче татар трамвае

Чиләбе шәһәрендә татарлашкан трамвай йөри башлады. Трамвайны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы татарлаштырган.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 07
Чиләбе шәһәрендә татар трамвае йөри башлады. Аның түшәме милли бизәкләр белән бизәлгән, салонда татар халкы тарихы, Уралның данлыклы татарлары турында мәгълүмат, татар кухнясы рецептлары һәм русча-татарча сүзлекләр урнаштырылган.

Трамвайны Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы татарлаштырган. Проектның максаты – милли мәдәнияткә һәм халык гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү.

Татар трамваен ачуда Чиләбе өлкәсе мәдәният министры Алексей Бетехтин, Чиләбе татарлары конгрессы башлыгы Лена Колесникова, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге вәкиле Ринат Садриев катнашты.

Беренче көнне халык трамвайда чәк-чәктән авыз итте, Чиләбе җырчыларының татарча музыкасын тыңлады. Трамвай озак вакыт Чиләбе шәһәре урамнары буйлап татарларны күрсәтеп йөриячәк.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессын депутат Лена Колесникова, өлкә мөфтиятен Ринат хәзрәт Раев җитәкли. Чиләбе конгрессы проектлары төбәктә зур уңыш белән бара.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Июл 29
Авг 13
Авг 08
Авг 02
Июл 16
Июл 03
Июн 27
Май 22
Май 18
Май 17
Май 14
Май 14
Май 07
Май 01
Апр 19
Апр 12
Апр 11
Фев 14
Фев 05
Янв 15

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Май 07

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Әңгәмәләр
© 2009-2020 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе