Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Гасырлар абыстае Рәшидә ханым Исхакый кунакта булды. Ахшам намазы алдыннан ул хатын-кызларның намаз бүлмәсендә намаз укуның хикмәтләре, ураза тотуның адәм баласы сәламәтлегенә нигез булып торуын дәлилләде. Кадер кичәсенең олуглыгы хакында сөйләде. Коръәнгә төшенүнең серләрен аңлатты.
Кичә Казандагы “Ярдәм” мәчетендә Гасырлар абыстае Рәшидә ханым Исхакый кунакта булды.
Рәшидә абыстай ифтарга килгән күп кешеләрнең бихисап сорауларына җаваплар бирде. Үзенең “Яшәү мәгънәсе” дигән китабын унлап кешегә бүләк итте.
Әлеге очрашуга олуг галимәбез Тәэминә Биктимерова һәм “Мөслимә” оешмабыз фидакарьләре Нәкыя Хафизова, Энҗе Тәлгат кызы, Мөслимә Шәфыйк ханымнар да килгән иде. Аларның булуы да зыялыларыбыз белән бергәлегебезнең ачык мисалы иде.
Без ак тирмәдә биш йөздән артык кеше ифтар кылдык.
Тернәкләндерү үзәге директоры, мәчетебезнең хөрмәтле остазбикәсе Мәликә ханым Гыйльметдинова Рәшидә абыстайга “Рәхмәт хаты” тапшырды. Чынлап та, Рәшидә абыстай ул - дөньядагы бердәнбер остазбикә.
Безнең максатыбыз – һәрчак бердәм һәм бергә булудан гыйбарәт.
Әлмира ӘДИАТУЛЛИНА, җәмәгать эшлеклесе

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар