Кичә, ягъни 10 июльдә Чаллы мөхтәсибәте шәһәрнең мөселман активы өчен авыз ачу мәҗлесе уздырды. Ул “Аш-Су” ресторанында 200 кеше катнашында үтте. Мәҗлестә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, нәзарәтнең башка җаваплы хезмәткәрләре, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Флорид улы Латыйпов, шәһәр имамнары, эре предприятие, оешма җитәкчеләре, гади мөселманнар катнашты.
Җыелучылар башта “Ак мәчет” мәдрәсәсе мөгаллиме Азат хәзрәт Шәриповның Рамазан ае фазыйләтләренә багышланган эчтәлекле вәгезен тыңладылар.
Аннары ифтарга чакырылучыларны шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрхәд Флорит улы, мөфти Камил хәзрәт сәламләделәр. Үз чыгышында мөфти хәзрәт һиҗрәттән соң ел ярым узгач иңдерелгән “Бәкарә” сүрәсенең 183 нче аятенә тәфсир ясады. Анда Аллаһы Тәгалә Адәм г.с.нән башлап барлык пәйгамбәрләргә фарыз иткән уразаның безгә дә фарыз булганлыгы хакында сүз бара. Ул чыгышының ахырында Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) “Кем Рамазан аенда Аллаһка ышанып, Аллаһның рәхмәтенә өмет итеп ураза тотса, аның барча гөнаһлары гафу ителер,”- дигән хәдисенә тукталды, “Безгә дә Рамазаннан чип-чиста, яңа туган бала кебек гөнаһсыз килеш чыгарга насыйп булсын!”- дигән теләк белән вәгазен тәмамлады.
Чыгышлардан соң ахшам намазы укылды, мәҗлес барышында да чыгышлар булды. Төркиядән килгән Коръән-хафиз Нияз Ой бик тә тәэсирле итеп Коръән укыды. Ашка дога кылынды. Аннары мәҗлестә катнашучылар мәчетләргә тәрәвих намазына таралыштылар.
Чаллы мөхтәсибәтендә шәһәр күләмендә ифтарлар уздыру традициягә керде. Ул быел алтынчы ел уздырылды, дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.
Чыганак: Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар