Кичә “Ярдәм” мәчетендә “Россия мөселманнары: социальләшү, мәгариф һәм гореф-гадәт” дигән теманы яктырткан фәнни-гамәли конференция булып узды.
Андакүп галимнәр, Мәскәүдән һәм Россиянең күп төбәкләреннән килгән дин җитәкчеләре, киң җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Конференциядә Россиянең мөселман җәмәгатьчелеге алдында торган мәсьәләләр, традицион ислам кыйммәтләрен популярлаштыру, фәнни даирәдә Татарстан Диния нәзарәте эшчәнлеген дәгъват кылу, яшьләрнең рухи үсеше, традицион мәхәллә, мөселман җәмәгатьчелегендә икътисад проблемалары турында да сүз булды. Әлеге чара “Ярдәм” Милли ислам хәйрия фондының 10 еллыгы һәм фәлсәфәче, дин галиме, публицист Муса Бигиевнең (Ярулла) тууына 140 ел тулу уңаеннан үткәрелде.
Әлеге чараны Илдар Баязитов һәм Александр Долгов оештырды.
Татарстан мөфтие урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның, РИИ ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы Айдар Хабутдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров, БТК Башкарма комитеты рәисе урынбасары Фәрит Уразаев һәм башкалар мөселманнар алдында торган мөһим бурычларны аңлаттылар.
Үз чиратымда, мин дә “Ярдәм” мәчетендә тиздән балаларның 18 нче тапкыр Коръән уку бәйгесе узачак. Шуңа әзерлекнең барышы турында сөйләдем. Аннары тарих фәннәре кандидаты, хатын-кызлар фидакарьлеге хакында күп китаплар бастырып чыгарган , әле дә актив язучы Тәэминә Биктимерованы Тукай бүләгенә тәкъдим итү фикере белән дә чыктым.
Мондый файдалы конференциянең уңышлы дәвамнары да булса иде!
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе, “Ярдәм” мәчете

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
ҖОМГА ДОГАСЫ
КЕМ УЛ МӘҖИТ ГАФУРИ?!
Дуслар